Чик буе гаскәрләренең көненә багышланган алкалы хоккей буенча ветераннар командалары арасында турнир

2018 елның 29 мае, сишәмбе

      2018 елның 26 маенда  Лесхоз бистәсенең «Нарат»  боз сараенда чик буе гаскәрләренең көненә багышланган алкалы хоккей буенча ветераннар командалары арасында турнир узды. Уеннар кискен көрәштә үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Саба 1

2 урын – Саба 2

3 урын – Шәмәрдән

        Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

        Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  чын күңелдән барлык чик буе  сакчыларын үткән чик буе гаскәрләре көне белән котлый һәм сәламәтлек, иминлек, уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International