Бүген 20.05.2018 Байлар Сабасының Олимп стадионында Идел буе Федераль округының городки спорты буенча чемпионаты төгәлләнде.

2018 елның 20 мае, якшәмбе

Бүген  20.05.2018 Байлар Сабасының Олимп стадионында Идел буе Федераль округының городки спорты буенча чемпионаты төгәлләнде. Ябылу тантанасында  катнаштылар: Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов; Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов

Җиңүчеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов буләкләде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Шәхси зачетта:

1 урын Кияев Дмитрий (Түбән новгород өлкәсе);

2 урын Вечканов Алексей (Түбән новгород өлкәсе);

3 урын Ефимов Олег (Саратов өлкәсе ).

Команда зачетында:

1 урын Түбән новгород өлкәсе;

2 урын Саратов өлкәсе;

3 урын Татарстан Республикасы.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим телибез.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International