“Бөек китап юлы” әдәби ярыш

2018 елның 18 мае, җомга

18 май көнне Район үзәк китапханәсенең методик бүлеге, район үзәк китапханәчеләре арасында “Бөек китап юлы” дип исемләнгән әдәби ярыш уздырды. Безнең алда торган зур проблемаларның берсе – өлкәннәрне, балаларны  китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге ярыш татар әдипләренең  әдәби әсәрләренә багышлан иде. Ике командага бүленгән китапханәчеләр татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшереп, эчтәлекләре белән уртаклашырга тиеш иде. Ике команда арасында дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International