"Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе кысаларында Мишә авыл җирлегендә "Урман утырту көне" акциясе узды. Мишә авыл җирлеге оешма-учреждениеләр коллективлары үзләренә беркетелгән территорияләрендә агач утыртуда актив катнашты.
Табигатьне саклауга, шәһәр- авылларыбызны яшелләндерүгә юнәлтелгән бу акция республикада 2011 елдан бирле оештырыла.
Акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.
Агач-куаклар бит әйләнә -тирәбезне яшелләндереп, һаваны чистартып кына калмыйлар, җирләрне чокырланудан саклауда, кышларын кар тотуда да зур роль уйныйлар. Шуңа бу мөһим эшне дәвам итү зарур. Әйдәгез, һәркайсыбыз агачлар утыртыйк, аларны тәрбияләп үстереп, табигатьне ямьләндерүгә үз өлешебезне кертик.