10 май көнне МБМБУ Саба 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Җиңү Көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең кунаклары Бикмөхәммәтов Илдус Шайсултанович җитәкчелегендәге Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп – интернаты укучылары һәм бакчабызның өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре булдылар. Уртак бәйрәм балаларның хәрби һөнәрләргә карата ихтирамын тагын да арттырды, тыныч тормыш һәм бәхетле балачакның кадерен белергә өйрәтте.