Сабабаш төп мәктәбендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек”дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәдә тыл ветераннары,сугыш чоры балалары,укучылар,укытучылар катнашты.Кичә укучылар көче белән әзерләншән монтаж белән башланып китте.Безнең якты киләчәгебез,сабыйлар тыныч йокласын өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алдылар,һәйкәлгә венок салдылар.Кичә “Һәрвакыт булсын кояш”җыры белән тәмамланды.