Явлаштау авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә  8 май көнне  Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

     Бөек Ватан сугышына Явлаштау һәм Мишәбаш авылларыннан  294 кеше сугышка киткән, шулар арасыннан 187 кеше яу кырыннан эйләнеп кайтмыйлар.

    Бәйрәм чаралары абыйлы-энеле  Ахметовлар   спонсор ярдәме белән оештырылды.    Эти-бабаларын, туганнарын искә алырга бик куп  халык килде.  Билгесез солдат мемориалы янында укучыларның чыгышы, үлемсез полк, бер минутлык тынлык, зәңгәр һавага күтәрелгән ак шарлар, бәйрәм салюты  халыкны  куандырды һәм моңсуландырды . Бәйрәмне Айдар Файзрахманов җитәкчлегендәге ансамбль чыгышы, бәйрәм өстәле, Хамдүнә Тимергалиева  җырлары дәвам итте. Бәйрәмгә килгән кунакларга пакетлар бирелде.  Авыл халкы Явлаштау авылында туып үскәп бертуган Ахметовларга, эти-әниләре  Габдуллаян абый белән Нурсада апага, җирлекнең үсешенә керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәт җиткерделәр.

Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International