8 - майда Эзмә авыл жирлегендә Бөек Ватан Сугышы ветераннарына багышланган обелиск янында митинг уткәрелде. Әлеге митингта тыл ветераннары,сугышта hәлак булучыларның тол хатыннары, җитәкчеләр hәм килгән кунаклар катнашты.
Митингны рәхмәт сузләре белән Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе Шәйхетдинов А.Р. башлап җибэрде. Ветераннарга шулай ук районнан килгэн ООО “Сабагро” җитэкчесе Нигмәтзянов Ф.А., ветераннар советы җитәкчесе Багаутдинов Б.Б. котлап, рәхмәт сузләре җиткерде.
Бәйрәм Эзмә уртача белем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.Соңыннан обелискка чәчәкләр, веноклар куелды. Эзмә авыл җирлеге.