Олы Шыңар авыл җирлегендә яңалыклар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинглар үткәрелде. Бәйрәмдә Саба районы депутаты, Сабагаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов И.И., Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г,Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г. ветераннарны котладылар.Балалар авыр сугыш еллары һәм Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр, сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Мәдәният йорты һәм Олы Шыңар урта мәктәбе белән берлектә тематик концерт оештырылды.Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International