Экологик өмә - Мәгариф идарәсе

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

МБГУ “Курсабаш төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә экологик икеайлык кысаларында 5-9 сыйныф укучылар өмәгә чыктылар:  мәктәп ишегалдындагы чәчәклекләрне чистарттылар, кипкән, корган агач ботакларын җыйдылар, тротуарларны тәртипкә китерделәрне, үсентеләрне утыртуга әзерләп куйдылар. ϴмәдән соӊ, мәктәп территориясе  чистарып һәм ямьләнеп калды.  Ә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мин табигать белән дус булырга телим” дигән темага сыйныф сәгатьләре оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International