Балык тотуны тыю сроклары

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 елда Татарстан Республикасы балык  хуҗалыгы  сулыкларында  һәвәскәр һәм  сәнәгать балыкчылыгын  язгы  тыю  сроклары  үзгәрде. Быел  язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә башланып 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертә. Куйбышев һәм  Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларга  коючы  елгаларда  (моңа Мишә елгасы да  керә) күрсәтелгән срокларда  барлык төр чаралар белән балык тоту тыела. Балык уылдык  чәчмәгән  урыннарда бер кешегә эләктергеч ыргаклары саны икедән артмаган  бер кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Язгы  уылдык  чәчү  чоры  су биологик ресурсларын  саклау өчен аеруча  мөһим. Законсыз балык тотучыларны административ  һәм җинаять җаваплылыгына тарту чаралары   күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International