«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары - «Челны собирают друзей» Халыкара яшь башкаручылар фестиваль - конкурсы җиңүчеләре (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 6 апреле, җомга

Бүген, 6 нчы апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә, “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” нең музыка һәм сәнгать бүлегендә укучылар, XII нче «Челны собирают друзей» Халыкара  яшь башкаручылар фестиваль - конкурсында катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фатыйхова Раилә Габдулгазиз кызын, конкурс Лауреатларын югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен, жюри әгъзалары "Рәхмәт хаты" белән билгеләп үтте.

Бәйге нәтиҗәләре:

   Инструменталь башкару:

- баян триосы (зурлар төркеме) (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - I нче дәрәҗә Лауреаты;

- Шәрипов Нәфис баян (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - II нче дәрәҗә Лауреаты.

   Сынлы сәнгать:

- Гафиятуллина Алсу (рәсем) (укытучысы Газизова Г. Р.) - II нче дәрәҗә Лауреаты;

- Даминова Айсинә (рәсем) (укытучысы Газизова Г. Р.) - III нче дәрәҗә Лауреаты;

- Мусина Алинә (рәсем) (укытучысы Газизова Г. Р.) - III нче дәрәҗә Дипломанты.

Катнашучылар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Жюри һәм конкурсны оештыручылар аларга киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International