17 март көнне Шәмәрдән авылында Саба муниципаль районынын спорт сөюче гайләләре арасында ярышлар булып узды.

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

17 март көнне  Шәмәрдән авылында  Саба муниципаль районынын  спорт сөюче гайләләре арасында ярышлар булып  узды. Ачулы тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы үткәрде. Ярышларда барлыгы 14 гаилә катнашты. Ярышлар программасына кертелгән дисциплиналар түбәндәгечә:

1.Дартс-«20енче Сектор» күнегүләре.

2. Чаңгы эстафетасы: 3000 м-әтиләр,2000 м-әниләр, 1000м-балалар.

3.Катнаш эстафета.

Урыннар түбәндәгечә:

Малайлы гайләләр арасында:

1 урын- Габдрахмановлар гаиләсе (Сабабаш)

2 урын –Хабибуллиннар гаиләсе (Кибәче)

3 урын –Ахмадуллиннар гаиләсе (Олы Симет).

Кыз балалы гайләләр арасында:

1 урын- Мубараковлар гаиләсе (Байлар Сабасы)

2 урын - Нигматзяновлар гаиләсе (Эзмә)

3 урын – Гумеровлар гаиләсе (Түбән Шытцу).

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International