18 март көнендә Саба мәдәният йорты территориясендә кыш озату - “Нәурүз” бәйрәме үткәрелде. Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән тамаша күрсәтелде, Саба оешмалары урамда пешерелгән ботка һэм коймаклар белән өстәлләр әзерләделәр, шулай ук спорткомплекс куңелле старт уеннары оештырды. Барлык халыкны Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы бәйрәм белән котлады. Саба халкы актив рәвештә уеннарда катнашты һәм куңелле итеп ял итте!