2018 елның 16 нчы мартында, Ш. Биктимерова исемендәге Район мәдәният йортында «Ел укытучысы - 2018» - һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләрегә котлау сүзләре һәм изге теләкләре белән, ТР Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнеханов чыгыш ясады, мәгариф бүлегенең мактау граммоталары акчалата премияләр белән бүләкләде. Хөснулла һәм Аллагияр Валиуллинннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек», «Асылташ» бию коллективлары, курайчылар, тальянчылар баянчылар ансамбльләре, ялгыз башкаручылар чыгышлары кичәгә тантаналык һәм бәйрам каефе өстәде, кайнар алкышларга күмелде.