«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары - «Звездный олимп» Халыкара фестиваль-конкурсы җиңүчеләре (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 25 феврале, якшәмбе

24 нче февраль көнне Чабаксар шәһәрендә V нче «Звездный олимп» Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗат фестиваль-конкурсы үтте. Бәйгенең максатлары: талантлы балалар һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру; талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне күтәрү, башкару осталыкларын ачыклау һәм ярдәм итү. Әлеге бәйгедә катнашырга төрле шәһәрләрдән: Йошкар-Ола, Чабаксар,  Тубән Новгород, Яшел Үзән, Арча, һ.б. килгән иделәр. Алар арасында «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалы укучылары: тынлы уен кораллары оркестры (житәкчесе Фәтхуллин А.А.) һәм солистлар (җитәкчеләр Фәттахова Р. К., Фәтхуллин, А. А.) катнаштылар.

Бәйгенең нәтиҗәләре:

- тынлы уен кораллары оркестры (житәкчесе Фәтхуллин А.А.) - I дәрәҗәге Лауреат;

- Сафиуллин Руслан (житәкчесе Фәтхуллин А.А.) труба - I дәрәҗәге Лауреат;

- Кирушин Руслан (житәкчесе Фәтхуллин А.А.) труба - II дәрәҗәге Лауреат;

- Усманов Данис (житәкчесе Фәтхуллин А.А.) труба - II дәрәҗәге Лауреат;

- Батыршина Карина (житәкчесе Фәттахова Р. К.) фортепиано - III дәрәҗәге Лауреат;

- Хәбибуллина Диләрә (житәкчесе Фәттахова Р. К.) фортепиано - II дәрәҗәге Дипломант.

Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен чын күнелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International