“Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” республика һөнәри бәйгесенең зона этабы

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

19нчы февраль көнне Балтач районында “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” республика һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте.

Әлеге конкурс нәтиҗәләре:

  • 1 урын  - “Сыйныф җитәкчесе”номинациясе - Яппарова Рәмзия Мансуровна, Шәмәрдән лицее сыйныф җитәкчесе,
  • 1 урын – “Өстәмә белем бирү педагогы” номинациясе  - Гаррапова Гөлчәчәк Хазиевна, Саба гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы,  
  • 1 урын – “Педагог-оештыручы”  номинациясе- Галиева Наилә Аманмамедовна, Саба гимназиясе педагог-оештыручысы,
  • 3 урын  - “Педагог-психолог” номинациясе -  Халикова Гөлнур Гомәровна, Шәмәрдән лицее педагог-психологы .

 Конкурсантлар барысы да Республика этабына үтте.Аларга зур уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүләрен телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International