Килдебәк авыл җирлегендә җыен.

2018 елның 9 феврале, җомга

9 нчы февраль көнне Килдебәк авыл җирлегендә җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2017 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2018 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында участок инспекторы А. А. Сибагатов, янгын куркынычсызлыгы буенча Дәүләт инспекторы И. Т. Хузин, Энергосбыт оешмасының Саба бүлеге вәкиле чыгыш ясадылар. 

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International