Олы Нырты авыл җирлеге хәбәрләре.

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

           Кече яшьтән балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – балалар бакчасының   төп бурычларның берсе булып тора. Бу эштә  әти-әниләр дә актив катнашырга, үзләре үрнәк булырга тиеш. Шушы максаттан  чыгып  бүген безнең  “Миләшкәй” балалар бакчасында  Саба районы ЮХИДИ хезмәткәре Ягаффарова Гүзәл Назифовна катнашында “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дип исемләнгән  ачык чара узды. Балалар төрле уеннар барышында үзләренең белемнәрен сынап карадылар, юл билгеләренә карата шигырләр сөйләделәр. Соңыннан Гүзәл Назифавна балаларга үзенең теләкләрен җиткерде, имин юллар теләп бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International