Менә иске стиль буенча Яңа Ел да үтеп китте. Иштуган авыл җирлегенең үзәк чыршысы җыеп алынды. Шулай ук бу атнада җирлек территориясен корган куаклардан арындыру эшләре алып барылды.
Иштуган гомуми урта белем бирү мәктәбендә тормыш кайный: рус теле һәм әдәбияты атналыгы тәмамлану белән, математика атналыгы башланды. Укучылар аның барлык чараларында актив катнашалар.
Шулай ук бу атнда укучылар Саба районы күп функцияле үзәгенә экскурсиягә бардылар. Алар әлеге үзәктә урнашкан оешмаларның эш тәртибе белән таныштылар. Соңрак истәлеккә фотога төшү оештырылды.