1703 елның 13 январендә Россиядә Пётр 1 указы белән беренче газета “Ведомости” чыгарыла башлый. Шуңа күрә 13 январь Россия печате көне булып санала. 17 январь көнне, “Сөембикә” клубының чираттагы утырышында, бу вакыйганы билгеләп үттеләр. Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. бәйрәмнең тарихын, газета-журналларның кеше тормышындагы әһәмиятен, китапханә алдыра торган газета-журналлар списогын әйтеп китте. “Россия матбугаты көне” дип исемләнгән журнал-газеталар күргәзмәсе янында “Мин бу журналны, газетаны беләмме?” уен-викторина үткәрелде. Танып белгән журналларга. газеталарга күзәтү ясалды.