Cәнгать мәктәбе укучылары өчен традицияга кергән “Күңелле стартлар”

2018 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Физик тәрбия ул – шатлык китерү, сәламәт яшәү рәвешен булдыру.

Спорт – сәламәтлекне, көчне, кыюлыкны, коллективлык хисен үстерүче, максатка ирешү ихтыяҗын булдыручы төп чыганак.

4 январь   көнне сәгать көндезге 13.00   сәнгать мәктәбе укучылары өчен традицияга кергән “Күңелле стартлар” үтте. Елда балалар бу кышкы уеннарны көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Быелда билгеләнгән сәгатькә үзәк мәйданга балалар бик тиз җыелдылар.  Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде.  Ике командага бүленеп,капитаннар билгеләп командаларга исемнәр сайлап, бер-берсен сәламләгәч  мавыктыргыч, кызыклы ярышлар башланды. Командалар узара бирешмәскә тырышып көч сынашты. Һәр катнашучы үзен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынады. Эстафеталар  елдагыча күп төрле булды: “Туп тапшыру”, “Чаңгы ярышы”, “Җитез чаналар”, “Күңелле паровоз”,  “Карда футбол”, “Канат тарту”, “Кем Беренче”.  Кыш бабай уеннарга нәтиҗә ясап, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды.  Һәм укучыларны кабат Яңа ел белән котлап каникулларны яхшы кәеф, күнелле файдалы итеп үткәрүләрен теләп калды. (Мәдәният бүлеге)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International