2 нче ноябрь көнне Шыңар урта мәктәбе базасында ООО «Долина Агро» бүләкләренә 2006 нчы елгы һәм кечерәк кызлар арасында баскетбол ярышы булып үтте. Финалда үз зоналарында 1 нче урын алган командалар катнашты. Уеннар бик матур һәм мавыктыргыч рәвештә барды. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – Явлаштау урта мәктәбе
2 нче урын – Саба гимназиясе
3 нче урын – Тимершык урта мәктәбе
Ярышны ябу тантанасында “Долина Агро” ААҖ директоры Хабибуллин А.Н. катнашты һәм командаларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ә Явлаштау урта мәктәбе командасы җинүче кубогына ия булды.