Спорт – сәламәтлек нигезе
Саба районы Сәләтле балалар мәктәбендә һәрдаим төрле спорт чаралары һәм ярышлар уздырылып килә. Әле күптән түгел генә 2 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары арасында йөгерү буенча көзге кросс булып узды.
Әлеге ярышны үткәрүнең төп максаты булып түбәндәгеләр торды: укучылар арасында җиңел атлетиканың абруен үстерү, иң көчле йөгерешчеләрне ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Көзге кросс түбәндәгеләрдән гыйбарәт булды: югары сыйныф укучылары 1000 м. га йөгерү, урта сыйныф укучылары 400 м.га һәм түбән сыйныф укучылары 200 м.га йөгерү. Бу аралыкларны укучылар бик җиңел үттеләр: җитезлек һәм түземлекләрен күрсәтеп уңышка ирештеләр.
2 нче-4 нче сыйныф кызлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Гаттарова Язиля (3 кл.)
2 нче урын — Газизова Диана (4 кл.)
3 нче урын — Тазиева Ясминә (4 кл.)
2 нче-4 нче сыйныф малайлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Гатауллин Ильдан (3 кл.)
2 нче урын — Хузин Ильзат (4 кл.)
3 нче урын — Гарипов Раниль (3 кл.)
5 нче-6 нчы сыйныф кызлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Аскарова Камиля (5б кл.)
2 нче урын — Галимова Айдина (6 кл.)
3 нче урын — Галимуллина Алия (5а кл.)
5 нче-6 нчы сыйныф малайлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Даулиев Газиз (5а кл.)
2 нче урын — Имамиев Ильмир (6 кл.)
3 нче урын — Мавлетов Саид (5б кл.)
7 нче-9 нчы сыйныф кызлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Валиахметова Зиля (9а кл.)
2 нче урын — Хабибуллина Марьям (7 кл.)
3 нче урын — Ханипова Залина (9б кл.)
7 нче-9 нчы сыйныф малайлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Ахтямов Ренат (9а кл.)
2 нче урын — Шамсутдинов Айзат (9а кл.)
3 нче урын — Хасаншин Салават (8 кл.)
10 нчы-11 нче сыйныф кызлары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия:
1 нче урын — Габдрахманова Камилә (11 кл.)
2 нче урын — Кутдусова Алисә (10 кл.)
3 нче урын — Закирова Әдилә (11 кл.)
Укучыларга алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз. Сәләтле балалар мәктәбе – спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәйданы!