Бүген Икшермә кадет мәктәбендә дәресләрдән соң зур өмә булды. Барлык укучылар, укытучылар,тәрбиячеләр, хезмәткәрләр дә мәктәп участогындагы бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак алуда катнаштылар. Эш беткәч ашханә хезмәткәрләре аларны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладылар. Балаларга мондый күмәк эш бик ошады.