Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Әллуки” балалар бакчасында “Сау бул җәй” дип исемләнгән фестиваль узды.

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Әллуки” балалар бакчасында “Сау бул җәй” дип исемләнгән фестиваль узды. Бәйрәм бик күңелле һәм уңай атмосферада үтте. Балалар җәй буе алган белемнәрен бер-берсе белән уртаклаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Һәр группа тәрбияләнүчеләре үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар. Һәрвакыт канәгатьсез йөрүче Угрюм һәм шаярырга яратучы Хохотушка кыз килеп, бәйрәмебезне тагын да җанландырып җибәрделәр.Безнең балалар бәйрәм итүнең тәмен беләләр, тиз арада Угрюмны үз яннарына чакырып, тормышның ничек ямьле булуын аңлаттылар. Угрюм да үз чиратында балаларга бүтән моңаеп йөрмәскә һәм үткән-киткән арада алар янына кергәләп йөрергә сүз бирде. Бәйрәмгә әзерләнгәндә әти-әниләребез дә читтә калмады, берсеннән-берсе матур киемнәр, бантиклар ясап безне сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International