
Миннебаева Хәлимә Ибраһим кызы – Сатыш авылында яши
Миннебаева Хәлимә Ибраһим кызы 1930нчы елның 27нче мартында Саба авылында дөньяга килә. Хәлимә апа, Әхмәтҗанов Ибраһим һәм Маһиҗиһан гаиләсендә, икенче бала була. Балачак хәтирәләре дәһшәтле сугыш елларына туры килү сәбәпле, кечкенә булуына карамастан зур сынаулар аша үтәргә туры килә аңа. Әниләре көне буе эштә булу сәбәпле, өйдә кечкенә энесе һәм сеңлесен карау 10 яшьлек Хәлимә апага йөкләнә.Бөтен ил немецка каршы көрәш алып барганда, хатын-кызлар көне –төне басуда эшләгәндә, күршеләре белән бер түбә астында яшиләр алар, күршеләрен кертәләр. Бергә яшәү җиңелрәккә туры килә. “Салам ягып өй җылытабыз, шырпысы да булмый иде. Кемнән төтен чыга, шул кешегә бара идек. Әле ярый сыерыбыз бар иде, ачтан үлмәдек, түздек.”,- ди ул. Күрше апасының баласын да Хәлимә апа карый, әниләре исә бергәләп кырда эшлиләр. Бу балалар укырга кергәнче Хәлимә апа карап, барлап тора аларны. Үзе нибары 2класс белем алырга гына өлгерә. Кыш буе яшьтәшләре белән сложный суга ул. Аннан соң, кызның уңганлыгын, тырышлыгын күреп пивзаводка эшкә бәрәңге әрчергә чакыралар. Кыш буе шунда бәрәңге әрчеп, киптереп, әзерләп сугышка озаталар. Ә җәй көннәре Килдебәк һәм Поселка урманнарына барып, шушы бәрәңгене киптерер өчен утын әзерли торган булганнар. “Ике кызга бер үгез бирәләр иде”-ди ул,шушы утыннарны урманнан ташу өчен. Ничек чыдаган да, ничек түзгән. Бу эштә ул 55нче елга кадәр эшли.Ире белән Сабантуй вакытында таныша ул. Аның да Донбасста эшләп йөргән чагы, ялга кайткан була. Бергә тормыш корып җибәрәләр, өч малай үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, Хәлимә апа гомере буе колхозда төрле эшләр башкара, үз эшен бик төгәл, җиренә җиткереп эшли. Хөкүмәтебез Хәлимә апаның тырыш хезмәтен югары бәяли:
1975елда – “30 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1985елда – “40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1990елда – “45 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1995елда – “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2000 елда – “55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2005 елда – “60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2010 елда – “65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2015 елда – “70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”
“За трудовое отличие” һәм “Ветеран труда” медальләре белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта, Хәлимә апаның 5 оныгы,2 оныкчыгы бар. Ул балаларның берсен дә үзенең догасыннан калдырмый.Хезмәт һәм тыл ветераны бүген дә авылның иң хөрмәтле, иң дәрәҗәле кешесе.Бүгенгесе көндә дә Хәлимә апа уртанчы улының гаиләсе белән Сатыш авылында бәхетле картлык кичерә.
(1).jpg)
Галявиева Рәйсә Газизҗан кызы – Сатыш авыл җирлеге
Бөек Ватан сугышы башланганда Рәйсә әбигә нибары 10 яшь була. «Сугыш башлануга, безнең балачак шуның белән тәмамланды.4 сыйныфны бетергәч, колхозга яшелчә утарга куштылар.Кайчан ындырда эш башланыр икән, ичмасам тамагыбыз туеп кайтыр иде дип көттек. Ындырда 11 бала эшләдек. Бригадир Нәбиулла абый, их 3 хатын булса, бу балаларны интектермәс идек дия иде. Ә хатыннар басуда эшләргә кирәк.Барыбыз да яшь балалар, көч җитми иде.Көлтәләр ындырга кайта иде, анда аны чабагач белән суга идек» - дип искә ала Рәйсә әби.
Казанчы-Бигәнәй авылы егете Нуретдин абый белән тормыш корып 5 бала тәрбияләп үстерәләр.Бүгенге көндә балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.

Мәгъсумова Хәлимә Фаиз кызы – Сатыш авыл җирлеге
Өлкәннәр авызыннан "Сугыш кына булмасын"- дигән сүзләр чыкса, бу афәтне күрмәгән буын вәкилләренең йөзендә еш кына кинаяле елмаю чагылып китә.Әле алай гына да түгел, тормыштагы теге яки бу тискәре күренешкә үз мөнәсәбәтләрен белдергәндә ярым шаярып "Сугыш кына булмасын"... дип тә куючылар бар. Ә бит әлеге сүзләр - сугыш афәтләрен күргән өлкән буын кешеләренең изге теләге. Бөек Ватан сугышы башланганда, Аккүл-Бигәнәй кызы Хәлимә әбигә бары 9 яшь була.Ул яшьтәшләре арасында буйга озынны булгач, авылдагы төрле эшләрдә эшләтәләр.Вагон бушатырга җибәргәч, яшең җитми, дип кире кайтаралар. Урып- җыю вакытында көлтә бәйләү, сугу кебек эшләрне бик яшьли эшләп чыныга Хәлимә әби. Тырыш, уңган Казанче- Бигәнәй егете Хәкимҗан белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә тыл ветераны Мәгъсумова Хәлимә Фаиз кызы балалары, оныклары хөрмәтен күреп, тыныч тормышка сөенеп яши.

Габдрахманова Әминә Файзрахман кызы – Сатыш авыл җирлеге
Габдрахманова Әминә Файзрахман кызы 1929нчы елның 10нчы августында Саба районы Чәбки Саба авылында дөньяга килә. Файзрахман абый белән Бибинур апа гаиләсендә Әминә апа иң беренче кадерле бала булып аваз сала. 1-6нчы сыйныф белемнәрен Сатыш мәктәбендә тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләр башкара. Әминә апаның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Эшнең төренә карап тормый, бар көчен куеп, җиренә җиткереп башкарырга тырыша ул. Басу- кырларда, ындыр табагында, урман кисүдә эшләү дисеңме, берсе дә калмый. 13 яшьтән Шәмәрдәндә землянкаларда яшәп тә, урман кисәргә туры килә, алай гына да түгел төяләгән шома агачлар өстенә утырып кайта торган да булалар әле алар. Бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә шул Әминә апага.
1947нче елда Казан шәһәренә китеп ФЗОга (Фабрика заводских обучении) укырга керә һәм шунда эшкә урнаша. Аннан №144 нче заводка күчә, озак кына еллар шунда эшли.
1958нче елда туган авылына кайта һәм Файзрахман абый белән тормыш корып җибәрәләр. Һәм шул ук елны колхозга төрле эшләр башкарырга урнаша.
Тату һәм бердәм гаиләдә 4 кыз бала дөньяга килә. Ни кызганыч, ире юл һәлакәтенә очрап нибары 36 яшендә вафат була. Бу вакытта иң кечкенә кызчыкка әле 2 ай гына була. Язмыш сынаулары Әминә апа җилкәсенә төшә. Катлаулы тормышта кызларына җил-яңгыр тидерми, барлык авырлыкларга каршы торып берүзенә үстерергә туры килә аңа. Әминә апа тырыш, сабыр, тыйнак, дөреслекне яратучы кеше. Балаларына да нәкъ шул сыйфатларны сеңдерә ул.
Лаеклы ялга чыкканчы Әминә апа колхозда тырышып,үз эшен бик төгәл, җиренә җиткереп башкара. Хөкүмәтебез Әминә апаның тырыш хезмәтен югары бәяли:
«За доблестный труд в Великой Отечественной Войне 1941-1949гг.»
1975елда – “30 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1985елда – “40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1990елда – “45 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1995елда – “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2000 елда – “55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2005 елда – “60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2010 елда – “65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2015 елда – “70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.” һәм «Ветеран труда» медальләре белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта, Әминә апаның 5 оныгы,5 оныкчыгы бар. Ул балаларның берсен дә үзенең догасыннан калдырмый.
Хезмәт һәм тыл ветераны бүген дә авылның иң хөрмәтле, иң дәрәҗәле кешесе.
Бүгенгесе көндә дә Әминә апа төпчек кызы янәшәсендә туган авылында бәхетле картлык кичерә.
.jpg)
Шәрифуллина Фаягөл Гайсә кызы – Сатыш авыл җирлеге
Шәрифуллина Фаягөл Гайсә кызы 1939нчы елның 10нчы июлендә Саба районы Сатыш авылында Гайсә белән Шәрифәбикә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Фаягөлгә ике яшь булганда әтисе Гайсә Бөек Ватан сугышына китә. Гаиләдә әнисе Шәрифәбикә белән тугыз яшьлек апасы Рәшидә, биш яшьлек абыйсы Исрафил, бер айлык сеңлесе Корбанбикә кала. Дәһшәтле, авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татып, ачлык, ялангачлык күреп, балалар әниләре белән әтиләрен исән-сау килеш 1945 нче елның җәй аенда каршы алалар. Әтисе сугыштан кайтканда, Фаягөлгә алты яшь була, әтисе аңа бүләккә исле сабын алып кайта, кечкенә кыз башта әтисеннән куркып, сеңлесе Корбанбикә белән сандык артына качалар. Аннары исле сабынны ризык дип уйлап кечкенә Фаягөл кабып та карый әле. Әтиләре Гайсәнең аягы яраланган була, ул аны яулык-косынка белән бәйләп кайта, ул яулыкны да юып, Фаягөл кызына буләк итәләр.
1947 нче елда Фаягөл җидееллык Сатыш мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. 1955 нче елда җиденче сыйныфны тәмамлагач, «Марс» колхозына эшкә керә, ул вакытта аңа унбиш яшь була. Сугыштан соң авыр еллар, кул көче хезмәте, нык физик эш, башка барлык яшьтәшләре кебек ул да төрле авыр эшләрдә катнаша. Фермада бозаулар карый, таналар группасы алып, алардан савым сыерлары булдыра, үзенә йөкләнгән егерме бишәр сыерны кул белән сава, җәйге чорда сыерларны урманга лагерьга күчерәләр, Фаягөл иртәнге өчтән торып урманга менә, сыерлар сава. Сатыш тавы башыннан кояш нурлары күренүгә, һәркем туган илебезгә намуслы хезмәт итәр өчен яраткан эшенә ашыга. Бер-берсен хөрмәт итеп , дуслык-татулыкта яшәгән авыл халкы хезмәтнең авырлыгын да сизми. Чөнки бердәмлек һәркемнең күңелендә өмет –ышыныч тудыра. Ул елларда шушы тирә-як авыл яшьләре авыр, тырыш хезмәт белән бергә яшьлек елларын да күңелле итеп үткәргәннәр. Җәй көннәрендә авыл яшьләре җырлы-биюле кичке уенга, Казаклар болынына Җомга уеннарына йөргәннәр. Булачак тормыш иптәше, авылың иң чибәр, зәңгәр күзләре белән яндырып алучы, кулынд ут уйната торган егете - Хәйдәр, коңгырт күзле, чем-кара чәчле, сылу буй-сынлы Фаягөлне велосипедка утыртып Җомга уенына алып бара торган булган. Бер барганда кызык очрак та була, яшьләр Мамалай күперен чыкканда суга да егылып төшәләр һәм шул кичне Хәйдәр Фаягөлне урлап өенә дә алып кайта, бу 1963нче елның җәй ае була. Алар мулла чакыртып никах укыталар. Шулай итеп Фаягөл Сатыш авылы егете Шәрифуллин Хәйдәр белән гаилә коралар. Дүрт бала:өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Балалары да тырыш, эш сөючән булып хезмәтне яратып үсәләр. Тормышта үз урыннарын табып, бүгенге көндә исән-сау үз гаиләләре белән яшиләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Хәйдәр 1996 нчы елда бакыйлыкка күчә.Шәрифуллина Фаягөл үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итә. Озак еллар “ Марс” колхозында кырык елга якын терлекчелек тармагында хезмәт куя.Тырыш хезмәте өчен ул хөкүмәт тарафыннан күп санлы мактау грамоталарына һәм медальләргә лаек була. 1970 нче елда “ В.И.Ленин тууына100ел уңаеннан фидакарь хезмәт өчен” СССРның Югары совет президиумы тарафыннан медаль белән бүләкләнә. 1974 нче елның 19 нчы мартында Коммунистик хезмәт ударнигы була. 1976 нчы елның 30 январенда “Тугызынчы бишьеллык хезмәт алдынгысы “ билгесе белән бүләкләнә. 1977 нче елның 13 нче маенда әйдәп баручы һөнәрләрнең Бөтенсоюз Социалистик бәйгесендә җиңә. ТАССРның авыл хуҗалыгы министрының Мактау дипломы белән бүләкләнә. 1987 нче елның 6 нчы февраленда терлекчелек тармагында зур күрсәткечләргә ирешкәне өчен “1986 нче елда иң яхшы сыер савучы” дигән почет билгесе бирелә. Саба районы “ Марс” колхозы идарәсе һәм профсоюз комитетының берләштерелгән утырышы 1994 нче елның 27 нче январенда озак еллар терлекчелектә нәтиҗәле эшләгәне өчен Шәрифуллина Фаягөл Гайсә кызына колхозның “Атказанган Колхозчы “дигән исеме бирелә.
Бүгенге көндә Шәрифуллина Фаягөл Саба районы Сатыш авылында улы Айдар, килене Рания гаиләсендә гомер итә. Яраткан әни һәм оныкларына яраткан дәү әни ул. Җир йөзендә тынычлык һәм барча кешеләрнең бәхетле яшәүләрен тели ул.

Шәйхова Елизавета Трофим кызы
Хезмәт фронтында катнашучы Шәйхова Елизавета Трофим кызы 24.05.1924-06.05.1994
Татарстан АССРның Саба районы Кырбаш авылында туган. Паровозлар өчен агач әзерләгән һәм атларда барысын да Миндюш станциясенә илткән.
Тапайкина (Чулакова) Анна Николаевна
Тапайкина (Чулакова) Анна Николаевна, 1924 елның ноябрендә туган. Эби белән агасы (абыйсы)Тапайкин Григорий Николаевич (1912 елгы), Карелия фронтына эләккәннәр. Григорий агай өлкән лейтенант булган, берничә тапкыр яраланган, контузия алган, исән килеш 1946 елда кайта алган. Эби фронт кырында фронтка корал, солдатлар ташый торган тимер юлны саклаган, немец самолетлары өзлексез бомбить итүдән җимерелгән тимер юлны тиз арада кабат торгызып, поездлар йөри алырлык хәлгә китергәннәр алар. Яраланган сугышчыларны сугыш кырыннан ташыган. Эби бары 1946 елда гына кайта алган.

Газизова Фәгыйлә Арыслангали кызы
1923 нче елның 20 нче июнь көнне Саба районы Сәрдә авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.
Сәрдә башлангыч мәктәбендә башлангыч белем, Шекше җидееллык мәктәбендә җиде класс белем ала. Башта октябрят, аннан пионер, аннан соң комсомол сафларында тәрбияләнә.
Сугыш башланды дигән һәбәрне классташлары белән Мәскәүдә ишетә. Бик зур газаплар күреп иптәш кызы белән авылга кире әйләнеп кайталар. Ә классташ егетләре Мәскәүдән туры сугышка китә һәм шунда хәлак була. Сугыш башланган вакытта 18 яшьтә була. Колхозда эшләп йөри. Тракторчылар курсында укып белем ала. Сугыш елларында тимер тешле тәгәрмәчле НАТИ тракторында эшли. Утар, Эзмә, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз авыллары басуларында эшлиләр. Запас частьләрне Арчадан капчыкка салып аркага күтәреп алып кайталар. Трактор ватылса, аны кырда үзен генә калдырып китәргә ярамый, кар-яңгыр явамы, көнме-төнме ярдәм килеп җиткәнче саклап утырасы, ышык урын-кабина ул тракторларда юк әле.
Сугыш бетү - Җиңү турында хәбәр Өтернәснең Калатау басуында килеп ирешә. Шул сөенечтән басуда эшләүчеләр бер-берсен кочаклап шатлыктан елыйлар, кайберләре кулларын югары күтәреп басу буенча йөгереп йөри.
1947 нче елда Өтернәс егете Газизов Зиннәтуллага кияүгә чыга. Дүрт ма-лай һәм бер кыз алып кайтып тәрбияләп үстерәләр.
2017 елнын 3 сентябрендә вафат була.

Зәйнуллина Тәскирә Зәйнулла кызы - Сатыш авыл җирлеге
....Тәскирә әбигә Бөек Ватан сугышы башланганда, нибары үнөч яшь була.Ул Казанче Бигәнәй авылында туа. 1941 елның июнь аенда алдынгы укучы буларак пионер лагерына путевка бирелә.22 июнь көнне, әнисе белән авыл советы бинасын җыештырырга баргач, радиодан сугыш башланганын ишетә.Бөтен авыл халкын җыеп, митинг үткәрелә.Халык 2 көн йокламыйча сугышка китәргә повесткалар көтеп яши. Тәскирә әби сугыш башлануга, җәйге каникулда ындыр табагында эшли башлый, колхозның төрле эшләрендә катнаша. 1944 елда 7 класс тәмамлагач,колхозда табельщица, ярдәмче бригадир булып эшли башлый. 1945 нче елның 9 мае көнне радиодан сугыш беткәнлеген хәбәр итәләр.Ул көнне чәчү бетү уңаеннан, язгы чәчүдә эшләүчеләргә бәйрәм ясарга әзерләнгән булалар.Шулай итеп, ике бәйрәм бергә була. Шатлык-куанычның иге- чиге булмый.Сугыштан соң бик күп җаваплы эшләрдә эшли. 1983 нче елда "Марс" колхозында амбар мөдире булып эшләгән вакытта, 55 яшен тутырып лаеклы ялга чыга.2016 елда мәңгелек йортка күчә.

Исакаева Зөлхиҗә Газиз кызы – Сатыш авыл җирлеге
...Сугыш. Биш кенә хәрефтән торган бу сүз, үз эченә күпме фаҗига сыйдыра.1418 көн дәвам иткән, сугыш елларында һәм аннан соң илне күтәрү чорында тылдагы иң авыр йөк хатын - кызлар, карт- коры, балалар өстенә төшә. Зөлхиҗә әби Газизова Мамадыш районы Олыяз авылында дөньяга аваз сала.Сугыш башланганда Зөлхиҗә әбигә 17 яшь була.Сугыш башланганның икенче көнендә, басуда эшләгән җиренән аны башкалар белән бергә акоп казырга җибәрәләр. Ел саен урман кисәргә җибәрәләр. Анда күргән вакыйгаларны,аяк-куллар өшеп, ачлыктан хәлсезләнүләрне сөйләп бетерелек түгел. 1947 елны урта мәктәп тәмамлый, аннан соң Мамадыш педучилещесына тиз генә экзамен биреп укырга керә. Аны тәмамлагач, Саба районына эшкә җибәрәләр. Ул башта Юлбат, аннан Казанче-Бигәнәй башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Аккүл- Бигәнәй авылы егете Миннәхмәт белән гаилә тормышы корып җибәрәләр, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Исакаева Зөлхиҗә Газиз кызы - 2019 елда бакыйлыкка күчә.

Сәеттараева Разыя Хажи кызы – Явлаштау авыл җирлеге
Сәеттараева Разыя Хажи кызы 1920нче елда туган. 7 класс тәмамлаганнан соң, Арчага мөгалимнар хәзерләү курсына укырга керә. 1 ел гына укып кала, сугыш башлана. Олыязга укытучы итеп билгеләнеп анда 5 ел эшли. Ире Сталинград сугышында үлеп кала. Бу 1943 нче елның 15 марты була. Көндез балалар укыта. төнлә белән колхоз эшенә чыгалар. Сложныйда эшли. “Көлтә бирү, урак урулар, балалар белән башак жыюлар, берсе дә калмады инде” - дип искә ала Разыя апа. Явлаштауга килгәч тә, шушы ук эшләрне башкарырга туры килә. 4 ел башлангыч сыйныфта балалар укыта ул. “Сыйныфта 29 бала өсләренә кияргә киемнәре юк, тамаклары ач, китаплар, дәфтәрләр юк. Иске газета, китап битләренә перо яки каз каурые белән яза иделәр” - дип уфтанып искә ала Разыя апа. Сугышның туктавы турында хәбәрне болынга төшкәч ишетәләр. Әкренләп сугыштан солдатлар кайта башлый. Сугыштан кайткан Исмәгыйл абый белән гаилә корып 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Зиннурова Гөлфарах Зиннур кызы – Тимершык авыл җирлеге
Зиннурова Гөлфарах Зиннур кызы Саба районы Миңгәр авылында 1924 елның 7 мартында доньяга килә. Энисе Бибиасма учма бәйли. Әтисе тегүче була. Сугыштан исән кайта. Гаиләләрендә 6 бала булганнар. Гөлфарах апаның әнисе Бибиасма апа 1972 елда вафат була. Ул бу йортка килен булып килгәндә өйдә сукыр бабай була. Ул 1941 елда үлә, әбиләре 14 ел параличланып, урын өстендә ята. Бибиасма апа аларны тәрбияләп, соңгы юлга озата.Әнисе үлгәннән соң, Гөлфарах апа әтисен 18 ел тәрбияли. 4 ел да 4 ай урын өстендә ятып, Зиннур абый 1990 елның апрелендә вафат була. Колхозлашу чорында 2 келәтләрен сүтеп алып колхозга алалар. Ат, сука, арбаларын алалар. Гаилә хәлләре авырая. Үз авылында 6 класс белем ала. Сугыш башланганда, Тимершык авылында укыган чагы була. Аны , башка кызлар белән бергә, урман кисәргә, вагон бушатырга җибәрәләр. Сугыш елларында ул күбрәк урман кисүдә эшли.Шулай ук тавык фермасында, Шәмәрдәндә элеваторда эшләгән. Сугыштан соң колхозда амбарда сортировкада эшли.
Яшь чагында сыер тибеп аның бер күзен чыгара, гарипләндерә. Соңрак ул, сәламәтлеге начараю сәбәпле, амбардагы эшеннән туктарга мәҗбүр була. Гөлфарах апа тормышка чыкмаган. Әти- әнисен тәрбияләгән. Әнисе иртә вафат булган, әтисе сугыштан яраланып кайтып , 4 ел урын өстендә яткан. Сугыш беткәч Гөлфарах апа колхозда тавык-чеби карый. Йомыркаларны чиләк-көянтә белән җәяүләп Саба инкубаторына ташыйлар. «Эшләттеләр, кирәкне бирделәр”,– дип искә ала ветеран авыр сугыш чорын. 1965 нче елда йортта мал караган вакытта (сыерга башак биргәндә) сыер ялгыш таеп егылып, тоягы Гөлфарах апаның күзенэ эләгеп, күзе чыга. Аны Сабага ат белән алып менәләр, шуннан вертолет белән Казанга озаталар. Бер күзенә ясалма күз куеп, бер күзең күрә дип, инвалидлык бирмичә кайтаралар. Шуннан сон Гөлфарах апа колхоз эшендә эшли алмый. 1980 елның 7 мартыннан пенсиядә. Бүгенгесе көндә Гөлфарах апа Миңгәр авылында гомер кичерә.
Имамиева Зәйнәпбикә Динмөхәммәт кызы – Симет авыл җирлеге
Имамиева Зәйнәпбикә Динмөхәммәт кызы 1926 елда дөньяга килә. Тыл һәм хезмәт ветераны. Ул үзенең күргәннәрен шигырь юлларына салган. Сугыш вакытында адәм баласы күтәрә алмаслык хәлләрне үзәкләре өзелгәндә язгандыр инде. Буыннары да ныгымаган 15 яшьлек кыз балага урман кисәргә дә, окоп казырга, паровозга агач төяргә, вагоннарга утын төяргә дә, хәттә, Суслонгер урманнарында торф чыгарырга да туры килә. "Көзге яңгырларда җилкә белән агач сөйрәп, җилкә тиреләре суелып бетә иде, торф чыгарганда чабата киндерәсенә мүк урап су ерабыз. Ашарга юк, өскә кияргә юньле кием юк, йокларга да салам түшәгән сәке генә. Бу көннәрне беркемгә дә күрергә язмасын" - дип искә алган. Авылга 1946 елда гына кайтырга насыйп була. 1999 елда вафат була.
Валишина Фатима Шәмсетдин кызы – Тимершык авыл җирлеге
Валишина Фатима Шәмсетдин кызы 1889 нчы елда Керәнне авылында туа. Кызыл Мишә егете Мөхәммәтшин Вәлишага тормышка чыга. Сугыш еллары бик авыр вакытлар була. Ир – атлар сугыш кырларында булганда,барлык авыр эшләр хатын-кызларга кала. Фатыйма әби дә шушы елларда колхозда хезмәт иткән, басуда кыр эшләрендә катнашкан, иген иккән. Колхоз эшеннән тыш гаиләне дә карарга кирәк. Гаиләдә ике малай үстерәләр Гыйлманша белән Нургаян. Нургаян исемлесе озак еллар ХХII - парсъезд исемендәге колхозны җитәкли. Тырыш хезмәт куеп,райондагы йомшак хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгара һәм тырыш хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. 1979 нчы елның 15 декабрендә улы Нургаян гаиләсе тәрбиясендә вафат була.
.jpg)
Гыймранова Хәтимә Малик кызы – Тимершык авыл җирлеге.
Гыймранова Хәтимә Малик кызы 1925 нче елның 25 ноябрендә дөньяга килә. Сугыш чорлары иң авыр вакытлар була, бу вакытларда Хәтимә әби үзеннән зур өлеш кертә. Ирләр сугыш кырларында булганда , хатын-кызлар урманнарда утын кисеп , вагон төягәннәр. Хәтимә әби дә бу эшләрдә катнашкан.Урманда утын кисеп, Шәмәрдәндә вагон төягәннәр. 1946 нчы елда Хәтимә әби 1946 елда Гәрәй исеемле тырыш, уңган егеткә кияүгә чыгып, сигез балалары үстерәләр. Бергә –бергә шушы балаларын аякка бастыралар,әйбәт кенә яшиләр. Хәтимә әби 2002 нче елның 31 августында вафат була.
 Хәдичә Гайфулла кызы.jpg)
Латыйпова ( Гайфуллина) Хәдичә Гайфулла кызы – Килдебәк авыл җирлеге
Латыйпова ( Гайфуллина) Хәдичә Гайфулла кызы 1924 елның 1 июлендә гаиләдә 3 нче бала булып дөньяга килә (абыйлары Кәримулла, Вәлиулла, сеңлесе Маһиҗамал). Мәктәптә белем алганнан соң, колхозда эшли башлый. Сугыш башланганда кызга 17 яшь була. Бөтен гаиләләргә килгән зәхмәт аларны да читләтеп узмый. Ачлык башлана, кияргә кием булмый. Сугыш елларында урак урган, көлтә бәйләгән, фермада эшләгән. ”Без ул вакытта "Барысы да фронт өчен!” дигән девиз астында яшәдек. Көн саен радиодан “Сугыш бетте” дип әйтмәсләрме икән дип көтә идек. Сугыш беткәннән соң да тормыш җиңеләймәде, чөнки җимерекләрне төзекләндерәсе бар иде. Аның нужасы берничә елга кадәр дәвам итте” –дип сөйли иде.
1946 елны Килдебәк авылы егете Латыйпов Хатыйп белән гаилә корып яши башлаганнар. 4 малай(Нәкыйф, Нәфыйк, Рафыйк, Равил),1 кыз (Әнисә) тәрбияләп үстергәннәр. Бала үстергән вакытларны болай дип искә ала иде: “Беренче балабыз Нәкыйф тугач. Шул баланы алып кояш чыкканчы урак урырга эшкә бара торган идек. Шунда баланы куеп, эшләрне эшләгәч, арып өйгә кайта идек. Шулай бер көнне өйдәге эшләрне карап, ашарга пешереп, бозауны арканлап, баланы алып эшкә барган чакта әле кояш та чыкмаган иде, каршыма председатель чыгып: “Бу вакытта эшкә киләләр мени, соңа калдың, бар кайтып кит” – дип ачуланган иде.
Аннары төзелештә эшләгән, лаеклы ялга чыкканчы бозау караган. 50 яшендә лаеклы ялга чыгып, төпчек улы Равил һәм килене Алфира тәрбиясендә яшәгән. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Латыйпова ( Гайфуллина) Хәдичә Гайфулла кызы 2001 елның 1 сентябрендә вафат була.

Гарифуллина Гөлбикә Тимербай кызы – Сатыш авыл җирлеге
Гарифуллина Гөлбикә Тимербай кызы 1925нче елның 5нче февралендә Саба районының Сатыш авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә чыга, табельщик, кладовщик булып эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда 16 яшь була. Сугыш башлангач, 1941-1942нче елларда "Арслан" колхозында председатель булып эшли.
Истәлекләрдән: Үземә килгәндә, начар эшләмәдем инде. Мин председатель булып эшли башлагач, безнең колхоз беренчеләрдән булып чәчүне бетерде. Ул елны авылдагы картлар, хатын-кызлар, балалар белән 7 (!) эскерт салдык. Без ул елларда план дип яшәдек бит инде, планны үтәдек. Шуннан соң хезмәт хакы итеп колхозчыларга 400грамм икмәк биргән идем. Шуннан соң ике кеше килеп ( аның берсе Хафизов, икенчесе Нигъмәтуллин дигән кеше иде) мине шул хезмәт хакы өчен бик каты орыштылар. Шунда берсе ачу белән өстәлгә сугып, өстәл такттасын сындырганы әле дә исемдә.
1942-1946нчы елда "Марс" колхозында бригадир булып эшли башлый. Укырга теләге барлыгын әйткәч, аны 1елга агрономлыкка укырга җибәрәләр.
Истәлекләрдән: Имтихан бирер көннәр килеп җитте. Мин үзем лекцияләрне дә татарчага тәрҗемә итеп күчереп яза идем. Имтиханга да татарча әзерләндем. 18 укытучы каршында бер дә ялгышмыйча үз телемдә татарча сөйләп чыктым. Шуннан соң, бер экзаменатор миңа болай диде :“Татарчаңны онытмасаң, бер җирдә дә югалмассың”.
1947нче елның маенда КПССка керә ( партийный билет №00786563).
1949нчы елдан Саба районының ВКП(б) сельхоз бүлегендә инструктор, 1952нче елда Икшермә МТСында участковый агроном булып эшли.
Истәлекләрдән: Басуда эшләгән көннәрнең берсе иде. Шулай эштән кайткан вакытта бер хатын: “Абау, күзләреңә ни булды? Шешенә башлагансың түгелме син, сеңлем?” – диде. Ачлыктан шешенү иде бу. 7 көн яттым. Шул вакытта Ислам абый 2 кило солы отходы алып килгән иде.
1959нчы елдан башлап 35 ел колхозда агроном булып эшли. 1949нчы елның 6 февралендә Гарифуллин Нур Гарифулла улы белән гаилә коралар. Гарифуллин Нур һәм Гөлбикәнең 5 балалары туа: Ләлә, Фәрит, Мөдәрис, Илхам(4 яшендә вафат), Гөлнур(6 ай чагында вафат).
1973 елда “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. ( указ 15 декабрь 1972 №178683).
1975нче һәм 1980нче елларда агроном-семеновод булып куйган лаеклы хезмәте өчен КПССның почет грамотасы белән бүләкләнә.
1998 елның 4 июлендә “Ветеран труда” таныклыгы ала (№378638).
Озак еллар “Марс” колхозында нәтиҗәле эшләве өчен "Атказанган колхозчы" исеменә лаек була.
Гарифуллина Гөлбикә Тимербай кызы 2012 елның 22 сентябрендә вафат була.

Мәннәнова Гөлшикәр Солтан кызы- Сатыш авыл җирлеге
Мәннәнова Гөлшикәр Солтан кызы 1929нчы елның 1нче февралендә Саба районы Сатыш авылында дөньяга килә. Сатыш авылы мәктәбендә 4 класс белем ала.
12 яшьтән “Артель” тегү фабрикасына эшкә керә. Урнашу белән башта өйрәнчек итеп эшкә алалар. Озак та үтми, кеше бик җитмәү сәбәпле, аны чын тегүче итеп билгелиләр. Гөлшикәр апа үзенә бирелгән эшне намус белән чын күңелдән башкара. Фабрикада илебез өчен көрәшүче каһарманнар өчен бүрекләр, бияләйләр, туннар, комбинезоннар тегәләр. Ни кызганыч, “Артель” фабрикасын ябалар. 1953 нче елда Гөлшикәр апа Сатыш авылында урнашкан пекарняга ипи пешерүче булып эшкә алына. 1971 нче елга хәтле үз эшендә тырыш хезмәт куя.Тормыш бик җиңелләрдән генэ бармый шул, ипи пешерү бинасын да ябарга мәҗбүр булалар. Шушы елдан ул колхозга кереп, төрле эшләр башкара. Алай гына да түгел, эштән кайткач кич утырып авылдашларына, хатын-кызларга күлмәкләр, ир-атларга оеклар(арасына бәкәй җоны куеп),җылы өс-киемнәре тегә.1954 нче елда авылдашы Габделбаян белән гаилә кора. Тату һәм бердәм гаиләдә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бугенгесе көндә ире һәм бер баласы арабызда юк инде. Хәзерге вакытта, Гөлшикәр апаның 8 оныгы,7 оныкчыгы бар. Ул балаларның берсен дә үзенең догасыннан калдырмый.
Илебез Гөлшикәр апаның тырыш хемәтен югары бәяли:
1976 елда “Ударник девятой пятилетки” медале;
1990елда – “45 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
1995елда – “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2000 елда – “55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2005 елда – “60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2010 елда – “65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”,
2015 елда – “70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.” медальләре белән бүләкләнә.
Хезмәт һәм тыл ветераны бүген дә авылның иң хөрмәтле, иң дәрәҗәле кешесе. Гөлшикәр апа да яраткан кызы янында, кадерле туганнарының җылысын тоеп, бәхетле картлык кичерә.
ХӘМИДУЛЛИНА МӨНӘВӘРӘ ТИМЕРШӘЕХ КЫЗЫ
1945 елда әтиебез Хөснулла Хәмидуллин Мөнәвәрә Тимершәех кызы белән гаилә кора. Әниебез 1923нче елның 23 июлендә Алан-Елга авылында туа.Ул да иң авыр елларда ил язмышын үз язмышы итеп иңнәренә күтәргән фидакарь зат. Ир- егетләр сугышка алынгач,тылдагы авыр хезмәт яшь кызлар,апалар,яшүсмер малайлар,өлкән агайлар җилкәсендә кала.1941-1942 елның кыш айларында әниебез Иләбәрдә (МТС) тракторчылар әзерләү курсларында "тимер атлар"ны иярләү серләрен үзләштерә. Аның белән авылдашлары Миннегөл,Гөлбану, Шәрифә, Гыйльминур, Наҗия,Зәкия, Сәрдәдән Фәгыйлә, Маһирә, Бәдәр дә белем алалар.Аларны сугыштан кайткан Олыяз егете Минһаҗ укыта. Укулар тәмамлангач та тракторга утыралар. Утын (шакмак) ягып эшли торган колесныйлар була ул елларда, бераздан газ генераторлы тракторларга күчү чоры башлана. Әниләрне белемнәрен күтәрергә дип Чабаксага да җибәрәләр.Укып кайткач,әниебез Иләбәр кызы Маһинур белән эшли, ишекләре ябылмый торган тракторнытөнгә басуда калдырып кайталар, каршыларына өерләре белән бүреләр чыга торган була, саклану чарасы итеп ломнар,көрәкләр кулланалар, салам эскертенә куыш ясап кереп качалар.Бу хәлләрне тыңлаганда безнең күз алдыбызга куркыныч кинокадрлар килә иде.Безнең өчен әниебезне Ходай үзе саклагандыр, мөгаен. Үз гомерендә әниебез нинди генә һөнәрләр үзләштерми! Ул-яхшы пешекче, салган ипиләре мендәр кебек күпереп уңарлар иде.Кырда эшләүчеләргә ашарга әзерләп илтү дисеңме,симәнә орлыклары салырга капчыклар, сораган кешеләргә кием тегү, шәл бәйләү дисеңме...Әниебезнең "Зингер" машинасы бар иде (немец машинасы), Сабантуйларга яңа күлмәкләрне, өй киендерү өчен челтәр-пәрдәләрне, ашъяулык- тастымалларны да ул үзе текте. Андый һөнәр ияләренә карата хәзер мастер, дизайнер,оста сүзләрен кулланалар.Ә иң шаккатырганы, уллары машина яисә мотоцикл ремонтлый башласа, техниканың тавышына колак салып: "Кәрбирәтерен карагыз,балалар,свичаларын, кәлинвалын тикшерегез”,-дип "диагноз" куя иде һәм аның фаразы һәрвакыт рас килә иде.
Әти белән әниебез тугыз балага гомер бирәләр. Өченче туганыбыз, тугач та озак яшәми, ә олы абыебыз 2010 елда 62 яшендә бакыйлыкка күчте. Дүрт кыз һәм өч ир туган исән-сауларбыз.
Әти-әниебез тигез парлы гомер кичерде, барлык балалары да гаилә корды, оныклар сөю бәхетен дә татыды алар, "Алтын туй"ларын уздыру да насыйп булды. Әниебезгә хас сабырлык, акыл, күркәм холык зур нәселебезнең нигезе .Рәхмәт аңа!
Әниебез 1997 елда,әтиебез 1998 елда бер- бер артлы вафат булдылар, икесе дә туган авыллары Алан-Елга зиратына җирләнделәр, урыннары җәннәт түрләрендә булсын!
Истәлекләрне язучы кызлары Фәлия Кәримова.

Гатауллина Марзия Хазиевна
Гатауллина Марзия Хазиевна родилась 26.09.1928 г.в с. Сиза Арского района ТАССР. После окончания школы поступила в Арское педагическое училище (1942-1945 г.г.). Была назначена учителем начальных классов в д. Кренни Чурилинского района ТАССР.
В годы В.О.в принимала активное участие во всех работах колхоза им. Тельмана.
Как труженица тыла награждена медалями "За долголетний добросовестный труд", "30 лет Победы в В.О.войне", "40 лет Победы в В.О.войне", "50 лет Победы в В.О.войне", "55 лет Победы в В.О.войне", "60 лет Победы в В.О.войне", "65 лет Победы в В.О.войне", "70 лет Победы в В.О.войне", "75 лет Победы в В. О. войне".
Она - уважаемый педагог с 42 летним стажем работы. На сегодняшний день проживает в д. Ст. Мичань Сабинского района РТ.

Гилманова Тагзима Ахметовна
Гилманова Тагзима Ахметовна, родилась 1926 г. 10 апреля в Сабинском районе в деревне Уют.
В 1934 году поступает в 8-летнюю Уютовскую школу, где оканчивает 7 классов.
В 1941 начинает работу в колхозе
В 1942 году отсылают в Апастовский район на рытьё окопов
В 1944 году снова возвращается в деревню продолжая работу в колхозе. Там она работает на поле.
В 50 лет уходит на пенсию, так как является матерью 5 детей. Последние годы проживает в Богатых Сабах.
2010 году 10 апреля погибает.

Гаязова (Фэттахова) Монирэ Фэттахкызы
Гаязова (Фэттахова) Монирэ Фэттахкызы – сугыш чоры баласы, 1934 нче елнын 3нче ноябрендэ Балтач районы Таузар авылында туа. Сугыш башлануга 31 яшьлек этисен фронтка алалар. Энисе берсеннэн-берсе кечкенэ усеп килэ торган ике кыз хэм туачак баласы белэн ялгыз тормыш итэргэ кала. «Этиемнэр 3 ат арбасына тоялеп 1941нче елнын 27нче июнендэ авылдан чыгып киттелэр. «Без жинеп кайтырбыз, балаларны саклагыз!»- дип эйткэн жирдэн, этиебезэйлэнеп кайтмады,»- дип искэ ала дэу энием. 1942 нче елнын январендэ «Хэбэрсез югалды»- дигэн хэбэр килеп тошэ. Эбиемнэргэ мэнге онытылмаслык сугыш чоры тормышы башлана: утынсыз, керосинсыз, шырпысыз, э азык очен иписез, шикэрсез, кычытканлы, черек бэрэнгеле, ат кузгалагы яфрагыннан пешерелгэн ямь-яшел кэлжемэле чабаталы тормыш! Энилэре урак урганда дэуэниемнэр учламнарны колтэ итеп бэйлэп сослымнарга салганнар. Кул белэн суыру машинасын эйлэндергэннэр, чилэклэп капчыкларга тутырып Шэмэрдэнгэ атлар белэн чыгарганнар. Э тоннэрен энилэре белэн сарык йоны эрлэп, фронтка колакчынлы жылы баш киеме бэйлэгэннэр. Тормыш авырлыгыннан авыручылар да, улучелэр дэ куп булды. Безнен дэ 1942нче елда туган энебез хэм 1939нчы елгы сенлем авыруларына дэва булмаудан бу доньяны калдырып киттелэр. «Ул еллар турында сойлэптэ, язып та бетерепбулмый» - дип сойли Монирэ эби.
Дэу энием мэктэпне «отлично» билгелэренэ тэмамлап 1949нчы елда Арча педагогия училищесына сынаусыз укырга керэ. Анда да ул бик яратып, телэп укый. Эшли башлагач, коче, сэлэте кайнап торган кызга мэктэптэ пионервожатый, комсомол секретаре, профсоюз кассиры, колхозда белеем жэмгыятенен жаваплы секретаре, стена газетасы редакторы, клубта драмтугэрэк житэкчесе, лектор-агитатор х.б. куп торле тэрбия чараларында актив катнашучы, башлап йоручебула.
1955нче елда дэу энием дэу этиемнэр гаилэсенэ килен булып тошэ. Дэу этием – Гаязов Гарэфетдин – оста гармунчы-тальянчы, тракторчы, комбайнчы, тозуче, балта остасы, бик тэртипле егет була. Алар 53 ел матур гомер кичерэлэр, 8 бала тэрбиялэп устерэлэр.
«Иллэр тыныч булсын, сугышлар булмасын, без кургэннэрне курергэ язмасын сезгэ, балалар» - дип тели тыл ветераны – минем яраткан дэу энием – Гаязова Монирэ Фэттах кызы.
Последнее обновление: 18 мая 2020 г., 15:43