23 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Уйнагыз гармуннар!”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Соңгы елларда чараларда һәм тантаналарда "тере" музыка җитми, баян белән гармунны сирәк күрергә була, ә бит авылларда бу музыка коралларында уйнаучы талантлы кешеләр шактый күп. Әлеге чарага безнең авылның гармунчылары һәм җырчылары чакырылган иде.Талантларыбыз үзләре турында, ничек һәм кайчан уйный башлаулары хакында сөйләделәр һәм үзләренең яраткан көйләрен башкардылар. Таныш җырлар чараның беренче минутларыннан ук якты һәм җылы бәйрәм атмосферасын тудырды. Кичәдә катнашучылар гармунның килеп чыгышы турында белделәр.Шулай ук бәйрәм кунакларын үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм гади авыл кешеләре дә үзләренең чыгышлары белән сөендерде.
.jpg)

Последнее обновление: 26 февраля 2019 г., 15:28