Явлаштау мәдәният йорты китапханә белән берлектә Сабирова Фәүзия әбигә 95 яшь тулу уңаеннан "Туган көнең белән, бал әби!" дигән хөрмәтләү кичәсе уздырдылар.. Балалар болынга барып Фәүзия әбигә кыр чәчәкләре җыйдылар. Фәүзия әбинең туган көненә балалар алдан шигырьләр өйрәнделәр.Өйләренә килгәндә Фәүзия әби "Саба таңнары" газетасы укып утыра иде. Ул балаларны бик хуплап каршы алды. Балалар җыйган чәчәкләрен биреп шигырьләрен сөйләделәр ,җырлар башкардылар.Соңыннан бал белән тәмләп чәй эчтеләр.

Последнее обновление: 22 июня 2016 г., 16:17