"Хезмәт төбе -хөрмәт."

Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан Шекше мәдәният йортында балалар өчен  “Хезмәт төбе-хөрмәт” дип исемләнгән тәрбияви чара оештырылды. Иң элек малайлар һәм кызлар белән игенчелек һәм терлекчелек тармагында эшләүчеләр, алар башкарган хезмәтнең әһәмияте турында әңгәмә кордык. Алга таба балалар илебез табынын баетучыларга багышлап котлау открыткалары ясады. Алар әзер булуга малайлар һәм кызлар белән “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Шекше бүлекчәсенә юл тоттык. Хуҗалыкның машина-трактор паркы остаханәсендә, терлекчелек фермасында булдык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашып, аларга бүләк-открыткаларны тапшырдык.

           

Соңгы яңарту: 2016 елның 24 октябре, 08:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International