Раштуа бәйрәменә атлыйбыз

Иштуган авыл җирлеге барыгызны да

якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котлый.

Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Раштуаны көткән көннәрдә.
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек төннәрдә.

Күтәрелеп күктә очкан чакта,
Ак йолдызлар көйләр чыгара.
Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә,
Өшер өчен юктыр, юк чара.

Ап-ак кына энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Алар безгә бәхет юрыйлар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 6 гыйнвары, 08:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International