9нчы май хөрмәтенә котлау открыткалары тапшыру

  Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче 122 тыл ветеранына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган котлау открыткалары таратылды. "Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы - зур юбилей белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм! Җиңү көне ата-бабаларыбыз шөһрәтен тагын да арттырды, милли горурлык һәм чиксез рәхмәт хисләре, йөрәк әрнүе һәм мәңгелек хәтер символына әйләнде. Фронтта һәм тылда каһарманнарча, фидакарьлек һәм ныклык белән, үзегезне ачмыйча көрәшүегез беркайчан да онытылмаячак!" - диелә котлау открыткасында.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International