24 нче ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Әниләр көненә багышланган “Һәр рәсемдә кояш “ дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Әниләренә иң изге теләкләрен яздылар. Мондый конкурслар, әниләребезгә карата булган яратуыбызны күрсәтү өчен, менә дигән мөмкинлек. Әни безнең өчен җир йөзендәге иң кадерле кеше! Чара ахырында балалар парлап өстәл уеннары уйнадылар.
Соңгы яңарту: 2016 елның 25 ноябре, 11:06