Ура! Кышкы каникуллар

Олы Нырты авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән балаларның кышкы каникуллары вакытында төрле чаралар үткәрелде.

26нчы декабрь "Ура! кышкы каникуллар" исеме астында кышкы уеннар көне үткәрелде. Балалар саф һавада таудан чана шудылар, уеннар уйнадылар, күңелле ял иттеләр.

"Исәнме, кыш! " темасына шигырьләр һәм рәсем бәйгесе үткәрелде.  Балалар бик матур, сәнгатьле итеп ике телдә шигырьләр сөйләдәләр. Соңыннан рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар яраткан Кыш бабайларын, Кар кызларын, бизәлгән чыршыларны бик матур итеп рәсемдә сурәтләделәр.

" Балаларга  чыршы бәйрәме " Олы Нырты мәдәният йортында балмаскарад.
2 гыйнвар көнне балаларга чыршы бәйрәме үткәр
елде. Бәйрәм 
"Нәрсә ул Яңа ел? " исемле 
мәгълүмати сәгать белән башланды. Балалар чыршы янында Кыш бабай белән төрле-төрле кызыклы уеннар уйнап, матур җырлар һәм шигырьләр сөйләделәр. Күңелле ял итеп, Кыш бабайдан бүләкләр алып, таралыштылар.
4 гыйнвар көнне "Нәрсә ул Раштуа?" дигән  темага танып-белү сәгате үткәреп, “Могҗизалар кыры” уены  уйнатылды. Балалар бик актив катнаштылар, сорауларга төгәл җаваплар бирделәр. Җиңүче дип Смогулов Фидаил табылды.

6 гыйнвар көнне "Кышкы сп
артакиаданы каршылап" дигән тәрбия сәгате уздырды. Балалар спорт тарихы белән таныштылар. Сочида узачак спартакиадага әзерлек турында кызыксынып тыңладылар, соңыннан күңелле спорт уеннарында көч сынаштылар.                                          

7 гыйнвар көнне "Тылсымлы кышкы әкиятләр" исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрелде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, укучылар төрле әкият геройларын таптылар.


Соңгы яңарту: 2014 елның 13 гыйнвары, 09:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International