«Тату гаилә – ил күрке»

  15 май көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә гаилә көненә карата “Тату гаилә – ил күрке” дигән тиматик кичә үткәрделәр. Балалар әзерләгән чыгышларын тәкъдим иттеләр. Аннан соң бергәләп төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар. Өлкәннәр дә балалар белән бергә рәхәтләнеп ял иттеләр.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 16 мае, 08:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International