Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылаган көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзер инде мәрхүмә, Тәскирә Хәсән кызы Бибарцева турында искә алу урынлы булыр, мөгаен.
Тәскирә Хәсәновна Оренбург өлкәсе Шарлык районы Яңа Муса авылында дөньяга килә. 1936-1939нчы елларда Казан педагогия училищесында укый. Мамадыш районы Олыяз авылында укытучы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Фронтка 1942нче елда китә. Озак еллар Саба гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Районның җәмәгать тормышында актив катнаша. 2015нче елның 19нчы февралендә якты дөньядан китә. Аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр...
.jpg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 8 мае, 11:01