19 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.М. Гасыймов катнашты. Җыенның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Авыл җирлеге башлыгының 2015 елда эшләгән эшләргә еллык хисабы.
2. Участок вәкаләтлесе Каюмов А.М. хокук бозулар турында чыгышы.
3. Янгын күзәтчелеге инспекторы А.Р.Галимуллин чыгышы.
4. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше турында.
5. Авыл җирлеге эшчәнлегендә төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән гражданнарны бүләкләү.
6. Төрлеләр.
Соңгы яңарту: 2016 елның 21 гыйнвары, 14:03