Сабантуй

8 июнь көнне Олы Нырты авылында ямьле Сабантуйлар гөрләп үтте. Олы Нырты, Урта Нырты, Завод Нырты һәм Чәбия Чурчи авыллары кергән авыл җирлеге оештырган Сабантуй бик күңелле булды. Сабантуй барышында төрле конкурслар, спорт ярышлары, көрәш һәм төрле уеннар уйнатылды. Шул ук вакытта концерт номерлары да оештырылды, алар уеннар белән үрелеп барды. Сабантуйга җыелган халык шулай ук төрле яшьтәге үзешчән башкаручыларның да чыгышларын карадылар.

Сабантуйда нң кечкенә сабыйны һәм иң өлкән кешене билгеләүдә оештырылган иде, аларга истәлекле бүләкләр һәм матур теләкләр әйтелде.

Ә Сабантуйда иң кызыгы – ул инде көрәштә кемнең батыр калуы. Көрәшне олысы да, кечесе дә бөтен күңелен биреп карый. Батыр булып бу юлы Чәбия-Чурчи авылыннан Иванов Фәрхәт калды. Олы Нырты авылында булып узган Сабантуйлар һәркемнең күңеленә хуш килде.


Соңгы яңарту: 2014 елның 23 июне, 08:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International