Сабантуй

8 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте. Сабантуй кыр батырларын бүләкләү белән башланып китте. Авылыбызның имамы бар халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, игеннәр мул булсын өчен яңгыр теләп догалар кылынды. Бәйрәм чарасы “Аулак өй” фольклор ансамбленең бирнә җыю күренеше тасвирлавы, аннары балаларның күмәк биюләре белән тагын да җанланып китте. Халык төрле күңелле уеннарда көч сынашты. Сабантуйга концерт белән килгән Рөстәм Закиров та уеннардан читтә калмады, гер ату ярышында көчен сынап карады. Бәйрәм татарча көрәш белән тәмамланды. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры булып Олы Кибәче егете Бәшәров Гөлүс танылды.








Соңгы яңарту: 2014 елның 16 июне, 15:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International