Сабантуй.

     2016 елның 4  июнь көнендә Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исменэ, кискен көрәштән сон, Зәкиев Рөстәм лаек булды.

     Милли бәйрәмебезне оештыру һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән ҖЧ “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бүлекчәсенә, ҖЧ “Лукоз Саба” җәмгыятенә, ҖЧ “ТРЕЙД МЕТАЛЛ” җәмгыятенә һәм шәхси эшмәкәр Каримуллин Р. К. га рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 15 июне, 21:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International