2013 елның 1 мартыннан мөлкәт теркәүу тәртибенә үзгәрешләр кертелде

№302-ФЗ «1, 2, 3 һәм 4 бүлекләренә Россия Федерациясенең Гражданнар кодексының 1 өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2012 елда көченә кергән Федераль закон нигезендә, 1 марттан мөлкәт теркәү тәртибе үзгәрә. Шул көннән алып мөлкәтне алып-сату буенча мәҗбүри дәүләт теркәве юкка чыгарыла.

1 марттан: мөлкәтне бүләк итү, фатир, бүлмә, өй сатып-алу килешүе, предприятияләрне, мөлкәт комплексы буларак алганда, шулай ук рента килешүләре дәуләт теркәвен үтми.

Бу үзгәрешләр беренче мәртәбә дәүләт теркәвен узу тәлапләренә кагылышы юк.

Югарыдагы тәлапләр 01.03.2013 елдан соң төзелгән алып-биреш килешүләренә кагыла. Гражданнарның 01.03.2013 елга кадәр теркәлгән килешүләре үз көчендә кала.

Килешулэрнен мэжбури дэулэт теркэвен бетеру халык очен экономик яктан яхшырды, чонки дэулэт теркэу очен хэзер салым – кешелэр арасында – 1000 сум, оешмалар арасында булса – 15000 сум.

Бу закон аренда килешулэрен дэ юкка чыгарырга тиеш иде, эмма быел 04.03.2013 коченэ кергэн №21-ФЗ буенча 06 марттан башлап, 1 елдан ким булмаган арендалар килешулэренэ дэулэт теркэу кирэк булла.

Ипотека килешулэре, олешле килешулэр искечэ дэулэт теркэвен тэлап итэлэр.

Соңгы яңарту: 2013 елның 5 апреле, 15:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International