Саба муниципаль район Советының 2019 нчы елның 23нче октябрендә кабул ителгән 312 нче номерлы "Саба муниципаль районы бюджетыннан Саба муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында субсидияләр бирү очраклары һәм тәртибе турында" карары

КАРАР

 

 

Саба муниципаль районы бюджетыннан Саба муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү  буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында субсидияләр бирү очраклары һәм тәртибе турында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР БИРДЕ:

  1. Саба муниципаль районы бюджетыннан Саба муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында, субсидияләр бирү очракларын һәм тәртибен расларга (кушымта итеп бирелә).
  2. Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

3.   Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында   һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

 

 

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                             Р.Н. Минниханов

 

Татарстан Республикасы Саба

муниципаль район Советының

2019 елның 23 октябрендәге

312 номерлы карары белән

РАСЛАНГАН

 

 

 

 

Саба муниципаль районы бюджетыннан Саба муниципаль

районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле                           әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә

        органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган

              чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында

                     субсидияләр бирү очраклары һәм тәртибе

 

  1. Субсидияләр, Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елы һәм план чорына бюджеты турындагы карары белән раслана торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәүне финанслашу максатларында, Саба муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджетыннан бирелә торган субсидияләр исемлеге нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча вәкаләтләрне үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтү максатларында бирелә.
  2. Субсидияләр бирү шартлары, җирлекләргә субсидияләр бирү һәм аларны җирлекләр арасында бүлү өчен җирлекләрне сайлап алу критерийлары Саба муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән билгеләнә.
  3. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслый.

       4.    Субсидияләр бирү кагыйдәләре түбәндәге нигезләмәләрне:

а) субсидияләрнең максатчан билгеләнешен;

б) субсидияләр бирү шартларын;

в) субсидияләр бирү өчен җирлекләрне сайлап алу критерийларын үз эченә алырга тиеш. Финанслашуы субсидияләр хисабына гамәлгә ашырыла торган чараларны башкаруга җирлек тарафыннан бирелгән акчалар күләмен, субсидия бирү өчен җирлекләрне сайлап алу критерие сыйфатында файдалану рөхсәт ителми;

г) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекнең чыгым йөкләмәләрен финанслашуның  чик дәрәҗәсен исәпкә алып, субсидия күләменең җирлектәге тиешле чараларны финанслауга пропорциональ ихтыяҗын билгеләүне күздә тотучы, җирлекләрнең бюджетлары арасында субсидияләрне бүлү методикасын (халыкның аерым төркемнәре – социаль хезмәт күрсәтүләрнең ахыргы алучылары), һәм (яки) җирлектә тиешле чараларны (объектларны төзү) тормышка ашыру чыгымнарын (объектларны) һәм (яки) башка критерийларны) сан ягыннан бәяләү (аерым төркемнәр);

д) субсидияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибе, шулай ук әһәмияте Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлек бюджетына субсидияләр бирү турындагы килешү (алга таба – килешү) белән билгеләнә торган субсидияләрне куллану нәтиҗәлелеге күрсәткечләре исемлеген;

е) килешү шартларын үтәмәгән очракта җирлекләрнең финанс җаваплылыгы чараларын куллану нигезләре һәм тәртибе, шул исәптән җирлекләр тарафыннан субсидияләр бирү шартлары һәм субсидияләрне максатчан һәм нәтиҗәле файдалану буенча йөкләмәләр үтәлмәгән очракта, субсидияләрне киметүнең тәртибен һәм чик күләмен үз эченә алырга тиеш.

        5. Җирлекләр бюджетлары арасында субсидияләр бүлгәндә, финанс елында җирлек бюджетына субсидия күләме, финанслашу максатларында субсидия бирелә торган җирлекнең чыгым йөкләмәләрен финанс елында үтәүгә бирелгән акчалар күләменнән артмаска тиеш.

       6. Субсидияләрнең максатчан билгеләнеше, финанслашуга субсидияләр каралган җирлекләрнең чыгым йөкләмәләреннән чыгып, килешүләр һәм субсидияләр бирү кагыйдәләре белән билгеләнә.

       7. Субсидияләр бирү шартлары сыйфатында субсидияләр бирү кагыйдәләре белән:

а) финанслашу максатларында субсидияләр бирелә торган чаралар исемлеген раслый торган муниципаль хокукый актлар булу;

б) җирлек бюджетында финанслашуына субсидияләр каралган җирлекнең чыгым йөкләмәләрен үтәү өчен кирәк булган күләмдә, шул исәптән Саба муниципаль районы бюджетыннан бирелергә планлаштырылган күләмне дә кертеп, бюджет ассигнованиеләре булу;

в) финанслашу максатларында субсидия бирелә торган чыгым йөкләмәләрен үтәү буенча җирлек йөкләмәсен күздә тота торган килешү төзү һәм күрсәтелгән килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәмәгән өчен җаваплылык карала.

       8. Субсидияләр килешү нигезендә бирелә.

        9.  Саба муниципаль районы Советының агымдагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карарына һәм (яисә) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының хокукый актына тиешле финанс елында субсидия алуга бюджет ассигнованиеләре күләмнәрен төгәлләштерүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелгән очракта, килешүгә тиешле үзгәрешләр кертелә.

       10. Субсидия хисабына финанслана торган чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итүгә җирлек бюджетының бюджет ассигнованиеләре күләме, килешүдә билгеләнгән субсидияне куллану нәтиҗәлелеге (нәтиҗәләре) күрсәткечләренә ирешү зарурлыгыннан чыгып, җирлек бюджеты турындагы карар белән раслана.

       11. Җирлек тарафыннан субсидия бирү елының 31 декабренә килешүдә каралган йөкләмәләрне бозуга юл куелса һәм күрсәтелгән бозулар бетерелмәгән очракта, акчалар кире кайтарылырга тиеш.

       12. Субсидияне максатсыз файдаланган очракта һәм (яисә) җирлек тарафыннан аны бирү шартлары бозылган очракта, шул исәптән җирлек тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджетына акчалар кире кайтарылмаган очракта, аңа Россия Федерациясе бюджет законнарында каралган бюджет мәҗбүр итү чаралары кулланыла.

 

 

 

 

 

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                             Р.Н. Минниханов

pdf
Скачать текст
PDF, 248.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International