Саба муниципаль район Советының 2019 нчы елның 23нче октябрендә кабул ителгән 313 нче номерлы "Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында" карары

КАРАР

 

 

Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР БИРДЕ:

  1. Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, субсидияләр бирү турында Килешүләр төзү тәртибен расларга (кушымта итеп бирелә).
  2. Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, субсидияләр бирү турындагы Килешү формасын расларга (кушымта итеп бирелә).
  3. Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

        4.     Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында   һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                             Р.Н. Минниханов

 

 

Татарстан Республикасы Саба

муниципаль район Советының

2019 елның 23 октябрендәге

313 номерлы карары белән

РАСЛАНГАН

 

 

Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен субсидияләр бирү турында килешүләр төзү

ТӘРТИБЕ

 

  1. Әлеге Тәртип, Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне  хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, субсидияләр бирү турында килешүләр төзүгә бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала (алга таба – килешүләр).

       2.     Килешүдә:

 1) бирелә торган субсидия күләме, аны җирлек бюджетына күчерүнең тәртибе, шартлары һәм сроклары, шулай ук тиешле чыгым йөкләмәләрен үтәүгә җирлек бюджетының бюджет ассигнованиеләре күләме;

2) финанслашу максатларында субсидия бирелә торган җирлек бюджетында каралган чыгым йөкләмәләрен үтәүгә бюджет ассигнованиеләре күләменнән процентларда чагылдырылган финанслашу дәрәҗәсе;

3) субсидия куллану нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең (нәтиҗәләренең) әһәмияте, шулай ук җирлекнең аларга ирешү буенча бурычлары;

4) күрсәтелә торган муниципаль хезмәтләрнең сыйфатына һәм һәркем файдалана алырлык булуына билгеләнгән таләпләрне үтәү буенча – муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча чыгым йөкләмәләрен финанслашуга бирелә торган субсидияләргә карата-җирлек йөкләмәләре;

5) финанслашу максатларында субсидия бирелә торган муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәсен билгеләүче муниципаль хокукый акт реквизитлары;

6) финанслашу максатларында субсидия бирелә торган җирлек бюджеты чыгымнарын тормышка ашыру турында, шулай ук субсидия куллану нәтиҗәлелеге (нәтиҗәләре) күрсәткечләренә ирешү турында хисап тапшыру сроклары һәм тәртибе;

7) җирлек ягыннан килешүне үтәү (үтәлешен координацияләү) һәм хисап бирү буенча функцияләр йөкләнә торган җирле үзидарә органы күрсәтмәсе;

8) җирлек тарафыннан килешүдә каралган йөкләмәләрнең үтәлешен тикшереп тору тәртибе;

9) җирлекнең Саба муниципаль районы бюджетына акчаларны кире кайтару буенча йөкләмәләре;

10) килешү шартларын бозган өчен якларның җаваплылыгы;

11) килешүнең үз көченә керү шарты булырга тиеш.

   3.   Килешүгә үзгәрешләр кертүне һәм аны өзүне күздә тоткан килешү, өстәмә килешүләр граждан законнарында билгеләнгән тәртиптә төзелә.

   4.   Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына Субсидияләр, шушы тәртипкә кушымта итеп бирелгән форма буенча килешүләр төзү шарты белән бирелә.

   5.    Әлеге бюджетара трансфертларны килешү төзелгән вакытка кадәр бирү, җыелма бюджет язмасы һәм касса планы нигезендә гамәлгә ашырыла.

   6.  Исемлектә күрсәтелгән җирлекләр йөкләмәләре үтәлеше турындагы хисап, җирлекләр тарафыннан, квартал саен, хисап кварталыннан соң килә торган айның 15 көненнән дә соңга калмыйча һәм хисап кварталыннан соң килүче елның 15 гыйнварыннан да соңга калмыйча кәгазь һәм электрон рәвештә тапшырыла. Җирлекләрнең җирле үзидарә органнары, килешүләр үтәлеше турындагы хисапларның үз вакытында үтәлүен, тулы һәм дөрес булуын тәэмин итәләр.

7.    Җирлекләргә Вәкаләтле орган тарафыннан түбәндәге җаваплылык чаралары кулланыла:

7.1. агымдагы финанс елында-бюджетара трансфертлар бирүне :

        - җирлекләр тарафыннан килешүләр төзелмәгән очракта;

        - әлеге Тәртипнең 3 пунктында күрсәтелгән хисаплар тапшырылмаган очракта;

        - җирлекләр тарафыннан Россия Федерациясе Бюджет законнары белән билгеләнгән чикләүләр үтәлмәгән очракта туктатып тору.

 

 

Татарстан Республикасы Саба

муниципаль район Советының

2019 елның 23 октябрендәге

313 номерлы карары белән

РАСЛАНГАН

 

 

 

Саба муниципаль районы бюджетыннан _________________ җирлек бюджетына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары

вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен

финанслашу өчен субсидияләр бирү турында

___ номерлы КИЛЕШҮ

Байлар Сабасы ш.т.п.                                                                                        «___»___________

   

 

 

Саба муниципаль районы Башкарма комтеты, алга таба “Башкарма комитет” дип аталачак, алга таба «Башкарма комитет " дип аталган Нигезләмә нигезендә эш итүче Җитәкче________________________________________________________________________         исеменнән, һәм

_____________________________________________________________________________,

(җирлек исеме)

Алга таба “Җирлек” дип аталачак,______________________________________ нигезендә эш итүче Җитәкче______________________________________________________________

исеменнән, алга таба “Яклар” дип аталачак, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, субсидияләр бирү тәртибе нигезендә түбәндәгеләр турында әлеге Килешүне төзеделәр.

 

1. Килешү Предметы

         1.1. Әлеге Килешүнең предметы булып, Саба муниципаль районы бюджетыннан _________________ җирлек бюджетына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен,

_____________________________________________________________________________,  

(җирлек исеме)

территориясендә, Саба муниципаль районы акчалары хисабына, ______________ (____________________________) сум күләмендә Субсидия бирү тора.

(язма рәвештәге сумма)

 

2. Якларның хокуклары һәм бурычлары

  2.1. Башкарма комитет:

  2.1.1. Әлеге Килешү төзелгәннән соң биш эш көненнән дә артмаган вакыт эчендә, Саба муниципаль районы бюджетыннан җирлек бюджетына Субсидия бирүне тәэмин итәргә;

  2.1.2. Субсидияләрнең максатчан кулланылышын контрольдә тотарга;

  2.1.3. Бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә, әлеге Килешүнең 3 бүлегендә каралган тәртиптә, авыл җирлеге бюджетына Субсидия күчерергә бурычлы. 

  2.2. Башкарма комитет :

  2.2.1. Әлеге Килешү кысаларында, бүлеп бирелгән акчаларның дөрес кулланылышын, фактта башкарылган эш күләмнәрен (күрсәтелгән хезмәтләр, куелган товарлар) сайлап тикшерүне гамәлгә ашырырга; 

  2.2.2. Субсидия биргәндә җирлек тарафыннан Тәртип һәм әлеге Килешүдә билгеләнгән шартлар бозылган очракта, шул исәптән җирлек әлеге килешүнең 2.3.3 пунктында каралган хисап тапшырмаган очракта, шулай ук җирлек тарафыннан нигезсез Субсидия алуга китергән дөрес булмаган белешмәләр бирелгән очракта, Субсидияне кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

  2.3. Җирлек:

  2.3.1. Субсидияләрне максатчан файдалануны тәэмин итәргә;

         2.3.2. Эшләрне вакытында башкаруны тәэмин итәргә ________________________;

                                                                                                (саны, ае, елы)

  2.3.3. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, җирлек бюджетына бирелгән Субсидияләрдән файдалану турында хисап тапшырырга;

  2.3.4. Соратып алу буенча, Субсидия биргәндә билгеләнгән шартларның, максатларның һәм тәртипләрнең җирлек тарафыннан үтәлешен контрольдә тоту өчен кирәкле мәгълүмат һәм документлар тапшырырга бурычлы.

         2.4. Җирлек:

         2.4.1. Әлеге Килешүнең үтәлешенә бәйле аңлатма алу өчен мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3. Субсидия күчерү тәртибе һәм шартлары:

         3.1. Субсидия ____елга һәм 20____ - 20____ елларның планлы чорына Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карарда каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә бирелә.        

         3.3. Субсидияләр әлеге Килешү төзелгәннән соң биш эш көне эчендә җирлек бюджетына күчерелә.

 

4. Субсидия бирү шартлары бозылганда һәм субсидиянең калган өлеше файдаланылмаганда аны кире кайтару тәртибе

4.1. Субсидияне кире кайтару, аны бирү шартлары бозылган очракта, түбәндәге тәртиптә башкарыла.

Бүлеп бирелгән бюджет акчаларын кире кайтару кирәклеге турында боерык чыгарылган көннән алып биш эш көне эчендә  җирлеккә тиешле язма хәбәрнамә җибәрелә. Авыл җирлеге, Министрлыкның язма хәбәрнамәсе алынганнан соң, биш эш көне эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш.

Җирлек күрсәтелгән акчаларны билгеләнгән срокта ирекле кире кайтарудан баш тартканда, әлеге акчалар суд тәртибендә  алыналар.

4.2. Хисаптан соң килүче елның 1 гыйнварына файдаланылмаган Субсидиянең калган өлешен кире кайтару түбәндәге тәртиптә башкарыла.

                   Җирлек тарафыннан Субсидиянең калган өлеше агымдагы финанс елының беренче ун эш көне дәвамында Саба муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарыла.  

          Ихтыяҗы расланган Субсидия акчалары агымдагы финанс елында Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә шул ук максатларга җирлек бюджетына кире кайтарылырга мөмкин.

 

5. Субсидияләрнең максатчан кулланылышын контрольдә тоту тәртибе

         5.1. Башкарма комитет Субсидияләрнең максатчан кулланылышын контрольдә тота.

 

 

 

 

6. Килешүнең гамәлдә булу срогы

         6.1. Әлеге Килешү Яклар тарафыннан имзаланган вакыттан үз көченә керә һәм Яклар тарафыннан әлеге Килешү буенча йөкләмәләрне тулысынча үтәгәнгә кадәр гамәлдә була.

 

7. Якларның җаваплылыгы

         7.1. Бирелгән Субсидияне максатчан файдалану өчен җирлек хакимияте Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы.

 

8. Субсидияләрдән файдалану турында хисап бирү тәртибе

         8.1. Җирлек әлеге Килешүнең 2.3.3 пункты нигезендә, хисап чорыннан соң килүче елның 1 февраленә кадәр, шулай ук проектны гамәлгә ашыру срогы киләсе елда тәмамлана торган очракта - проектны гамәлгә ашыру тәмамланганнан соң 1 айдан да артмаган вакыт эчендә кәгазь һәм электрон рәвештә хисап тапшыра.

 

9. Йомгаклау нигезләмәләре

9.1. Әлеге Килешүне үзгәртү Яклар инициативасы буенча гамәлгә ашырыла һәм әлеге Килешүгә өстәмә килешү рәвешендә рәсмиләштерелә, ул аның аерылгысыз өлеше булып тора.

9.3. Әлеге Килешүдә каралмаган барлык мәсьәләләрдә Яклар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына таяна.

9.4. Әлеге Килешү ике нөсхәдә төзелгән, бер нөсхә - Башкарма комитет өчен, икенчесе-җирлек өчен,алар бер үк юридик көчкә ия.

10. Юридик адреслар

 

Башкарма комитет:__________________________________________

 

 

Җирлек:______________________________________

 

11. Якларның имзалары

Башкарма комитет:                                                                      Җирлек:

Җитәкче                                

           

___________________________                             _______________________________

    М.П. _____________                                                     М.П. ____________

              (имза)                                                                                (имза)

       __________________                                                    ________________

                  (дата)                                                                                     (дата)

 

 

 

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                             Р.Н. Минниханов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 202.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International