Саба муниципаль район Советының 2019 нчы елның 7нче ноябрендә кабул ителгән 318 нче номерлы "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында" карары

№  318  от  07.11.2019

на № __от _________                                                 

 

КАРАР

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында

 

2014 елның 19 декабрендә кабул ителгән 281 номерлы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставын “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” гы 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131 номерлы Федераль законга һәм “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131 номерлы Россия Федерациясе Федераль законының 44 нче маддәсенә яраштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР БИРДЕ:

1. Саба муниципаль районы Советының “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставын яңа редакциядә кабул итү турында”гы 2014 елның 19 декабрендәге 281 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектын расларга (кушымта итеп бирелә).

2. Саба муниципаль районы Советының “Саба муниципаль районында халык алдындагы тыңлаулар турында нигезләмә проекты хакында” 2006 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 94 номерлы карары белән расланган тәртиптә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты буенча, 2019 елның 9 декабрендә, 10.00 сәгатьтә, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш. т. п., Г. Закиров ур., 52 нче йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Башкарма комитеты бинасының актлар залында, ачык тыңлаулар үткәрергә.

3. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектына гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аның турында фикер алышуларда гражданнарның катнашуы тәртибен расларга.

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне 2018 елның 9 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советына җибәрергә.

 

 

5. Түбәндәге документларны:

  • “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы карар проектын;
  • Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектына гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аның турында фикер алышуларда гражданнарның катнашуы тәртибен;
  •  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектының ачык тыңлауларын үткәрү тәртибен, Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында бастырып чыгарырга.

   6.  Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы А.И. Миникаевка йөкләргә.

 

   

 

 

 

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                                       Р. Н. Минниханов

 

 

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Советының

_____________________

 карарына кушымта

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына

кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты

 

  1. 6 статьяның 1 пунктындагы 17 пунктчасында “авылара территориядә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү” сүзләрен өстәргә;
  2. Уставның 6 статьясындагы 2 пунктының 13 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
  3. җирлекнең генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау, җирлекнең генераль планнары нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру документларын раслау, җирлек чикләрендә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын раслау, төзелешкә рөхсәт бирү (Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексында, башка федераль законнарда каралган очраклардан тыш), җирлек территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирү, җирлекләрнең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын раслау, җирләрне резервлау һәм җирлек чикләрендәге җир кишәрлекләрен алу, җирлек чикләрендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру,  Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда гамәлгә ашыру биналарны, корылмаларны карау һәм тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында тәкъдимнәр бирү, индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын (алга таба – планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамә) индивидуаль торак төзелеше объекты яисә бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объекты яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамәдә (алга таба-планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамә) күрсәтелгән хәбәрнамәнең җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объекты яисә бакча йорты параметрларына туры килүе һәм урнашу мөмкинлеге, индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортының параметрларын төзү турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән параметрларга туры килмәү һәм (яки) индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыруга юл куймау турында хәбәрнамәләр, җирлекләр территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын яки бакча йортларын төзегәндә яки үзгәртеп корганда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнар таләпләренә туры килү-килмәве яки ярашмавы турында хәбәрнамәләр, Россия Федерациясе граждан законнары нигезендә максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый яисә Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган җир кишәрлеген тартып алу турында Карар кабул итү, үзирекле корылманы сүтү яки аны рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрлары белән тәңгәлләштерү, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектларын территорияне планлаштыру документларында яисә капиталь төзелеш объектлары параметрларына карата федераль законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләр (алга таба – билгеләнгән таләпләргә туры китерү) буенча реконструкцияләү”;

28 статьяның 8 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 “8. Депутат, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты  “Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, вазыйфаларны үтәргә тиеш. Җирле үзидарәнең сайланулы органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләре ,“Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, “Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында” 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, “Аерым категория затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетларын (кертемнәрен) ачарга һәм булдырырга, акчалата чараларны һәм кыйммәтләрне сакларга, чит ил финанс инструментларын белергә һәм (яки) кулланырга ярамаганлыгы турында” 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган чикләүләр, тыюлар, вазыйфалар үтәлмәгән очракта, әгәр “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса, вакытыннан алда туктатыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Советының 2018 елның

9  ноябрендә кабул ителгән

266 номерлы карары белән

РАСЛАНГАН

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына

кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектына

гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аның турында

фикер алышуларда гражданнарның катнашуы тәртибе

 

1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектына тәкъдимнәр, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советына - 422060, Татарстан Республикасы, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т. п., г. Закиров ур., 52 йорт,315 кабинет адресы буенча, Саба муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигына,  язма формада кертелә.

 Тәкъдимнәр,Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында халыкка хәбәр ителгән көннән алып, эш көннәрендә, 8:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

2. Чыгыш ясау хокукы белән ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалар - 422060, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т.п., Г. Закиров ур., 52 йорт, 315 кабинет (конвертта “Устав буенча фикер алышу” тамгасы булырга тиеш) адресы буенча бирелә.

 

 

 

 

 

Саба муниципаль

районы Башлыгы                                                                    Р.Н. Минниханов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 192.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International