К А Р А Р
Татарстан Республикасы Саба муниципаль район Советының 2011 елның 26 августында кабул ителгән 56 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
“Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” гы 2019 елның 1 апрелендә кабул ителгән 45-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә һәм Саба районы прокуратурасы ризасызлыгы белән танышып чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль район Советының “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында”гы 2011 елның 26 августында кабул ителгән 56 карары белән расланган (Советның 2017 елның 29 августындагы 165, 2017 елның 14 декабрендәге 185 карары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып), Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 2.6. пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“2.6. Муниципаль милекне хосусыйлаштыруны гамәлгә ашыручы орган вәкаләтләре Саба муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына (алга таба - вәкаләтле орган) йөкләнә.
Башкарма комитет, милекне аукционда сату турында карар кабул иткәндә, конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча төзелгән шартнамәләр нигезендә, юридик затларны сатучы функцияләрен гамәлгә ашыруга җәлеп итәргә, шулай ук үз карарлары белән “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында”гы 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясындагы 1 пунктының 8.1 пунктчасында күрсәтелгән, юридик затларга милекче исеменнән билгеләнгән тәртиптә муниципаль милектәге хосусыйлаштырыла торган мөлкәтне сатуны оештырырга һәм (яки) мондый мөлкәтне сатучы функцияләрен тормышка ашырырга йөкләргә хокуклы.”;
1.2. 1.7. пунктында “Ачык акционерлык җәмгыятьләре” сүзләрен “Акционерлык җәмгыятьләре” сүзләренә алмаштырырга;
1.3. 5.3. пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“5.3. Муниципаль милекне хосусыйлаштыруның тиешле башлангыч бәясе, бәяләү эшчәнлеген җайга салучы Россия Федерациясе федераль законнары нигезендә, бәяләү объектын бәяләү турында хисап төзелгән көннән алып муниципаль милекне сату турындагы мәгълүмат “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта урнаштырылган көнгә кадәр алты айдан артык вакыт узмаган очракта билгеләнә.”;
1.4. 5.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
1.5. 5.6.пунктындагы “Ачык акционерлык җәмгыятьләре” сүзләрен “Акционерлык җәмгыятьләре” сүзләренә алмаштырырга;
1.6. 6.1. пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“6.1. Хосусыйлаштыруның түбәндәге алымнарын куллану күздә тотыла:
- муниципаль унитар предприятиене акционерлык җәмгыятенә үзгәртеп кору;
- унитар предприятиене җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртеп кору;
- муниципаль милекне аукционда сату;
- махсуслаштырылган аукционда акционерлык җәмгыятьләре акцияләрен сату;
- муниципаль милекне конкурста сату;
- муниципаль милекне халык алдында тәкъдим итү юлы белән сату;
- муниципаль милекне бәясен игълан итмичә сату;
-муниципаль милекне акционерлык җәмгыятьләренең устав капиталларына кертем сыйфатында кертү;
- ышанычлы идарә итү нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыятьләре акцияләрен сату.”;
1.7. 9.1. пунктында “Судта гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен бозучы гамәлләргә һәм карарларга карата шикаять бирү турында”гы 1993 елның 27 апрелендәге 4866-1 номерлы Федераль закон белән” сүзләрен “Россия Федерациясенең Административ суд эшчәнлеге кодексы” сүзләренә алмаштырырга;
1.8. 10.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“10.1 Муниципаль милекне хосусыйлаштыруны мәгълүмати тәэмин итү “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында”гы 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законда каралган тәртиптә, срокларда һәм билгеләнгән таләпләр нигезендә гамәлгә ашырыла.”;
1.9. түбәндәге эчтәлекле 10.2. пункты белән тулыландырырга:
“10.2. Муниципаль милекне хосусыйлаштыру турындагы мәгълүматны урнаштыру өчен “Интернет” челтәрендәге рәсми сайт булып, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән сатулар үткәрү турындагы мәгълүматны урнаштыру буенча Россия Федерациясенең “Интернет” челтәрендәге рәсми сайты тора.
Муниципаль милекне сату, аны сату нәтиҗәләре турында мәгълүмати хәбәр шулай ук Интернет челтәрендә - Саба муниципаль районының http://saba.tatar.ru рәсми сайтында урнаштырыла.”
2. Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
Саба муниципаль
районы Башлыгы Р.Н.Минниханов