Агымдагы елның 8нче октябрендә район мәдәният йортында “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе” генераль планы проекты буенча гаммәви тыңлаулар булып узды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закрҗанов Р.Р., район Башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Котдусов И.И., Саба шәһәр җирлеге башлыгы Хәсәнов Р.М. катнашты. Проектны гамәлгә ашыручы – “Җир” республика кадастр үзәге белгечләре – Яшков Г.А. һәм Галиев Ә.Ф. доклад белән чыгыш ясады, аннан соң тыңлауларда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Проект үз эченә 8 бүлекне ала: сәнәгать җитештерүе, төзелеш, зиратлар өчен өстәмә җир мәйданы бүлү, әйләнә-тирә мохитне саклау, газ объектларын күчерү, каты көнкүреш калдыкларын дөрес куллану, ял итү урыннары булдыру. Проект бертавыштан кабул ителде. Гаммәви тыңлауларның карары һәм проект үзе Саба шәһәр җирлеге Советы депутатлары тарафыннан тикшерелеп, карар кабул ителәчәк.
.jpeg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 8 октябре, 13:36