19 декабрь көнне Олы Кибәче авыл клубында авылдашыбыз, "Болгар" радиосы яңалыклар хезмәте мөхәррире, журналист Люция Шәрәфиеваның "Эчәр суым синдә, Кибәчем!" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Очрашуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И. Котдусов, "Саба дулкыннары" ТРК мөхәррире Ә. Мөбәрәкова, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, авылдашлары катнашты. Очрашуны китапханәче Гөлүсә Фатихова бик эчтәлекле итеп оештырган иде. Килгән халык очрашудан бик җылы хисләр һәм тәэсирләр алып таралды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 гыйнвары, 15:45