Рекламага рөхсәт булмаса...
Соңгы елларда кешеләргә юнәлтелгән, товарларга карата кызыксыну уяту максаты белән таратыла торган реклама тормышыбызга киң үтеп керде. Реклама өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләр Россия Федерациясенең «Реклама турында”гы Федераль закон белән көйләнә. Рекламага кагылышлы законнарның үтәлеше район прокуратурасының күзәтчелегендә тора. Шундый тикшерүләрнең берсе Сабадагы шәхси эшмәкәр Б.Хисановның “Оазис” кибетендә үткәрелде. Әлеге кибет биләмәсен әйләндереп алган коймага “Oaziz” (Оазис) дигән сүз язылган һәм көнкүреш техникасы төшерелгән реклама панносы урнаштырылган. Анда шулай ук: “Акция – ликвидация! Оптовые цены на все: с 15 мая по 15 июня все по супер низким ценам! Телевизоры, холодильники, телефоны и фотокамеры, стиральные машины, компьютеры и ноутбуки, газовые плиты и котлы; спутниковые антенны; микроволновки, пылесосы, утюги и все остальные в розницу по оптовым ценам” дигән текст та бар. Әлеге тестның эчтәлеге тиешле таләпләргә туры килсә дә, “Реклама турында”гы Федераль законның 19нчы маддәсе нигезендә тышкы реклама конструкциясе урнаштыру өчен муниципаль районның җирле үзидарә органы тарафыннан бирелгән рөхсәт булуы шарт. Андый рөхсәт булмау исә рекламаны үз белдегең белән урнаштыруга, ягъни закон таләпләрен үтәмәүгә керә. Прокуратура үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, шәхси эшмәкәр кулында реклама урнаштыруга бирелгән рөхсәт кәгазе юк иде. Шулай итеп, Закон таләпләренең үтәлмәве сәбәпле, аның хәрәкәтләрендә административ хокук бозу билгеләре аныклана (КоАП, 14.37нче маддә). Нәтиҗәдә Б.Хисановка карата әлеге маддә нигезендә административ эш кузгатылып, материаллары, тиешле чара күрү өчен, ТР Арбитраж судына җибәрелде.
Э.Фәйзетдинова,
район прокуроры урынбасары.