Саба муниципаль районы Башлыгының "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү буенча Комиссия оештыру турында" 2019 елның 26 нчы августында чыккан 131-п номерлы карары

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында

2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны

үткәрү буенча Комиссия оештыру турында

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте комиссиясен төзү турында» 2017 елның 29 сентябрендәге 1185 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү буенча Комиссия төзү турында» 2019 елның 15 августындагы 682 номерлы карары нигезендә “Саба муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча җирле үзидарә органнарының килешенгән гамәлләрен координацияләү һәм тәэмин итү максатларында

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү буенча Комиссия төзергә.
  2. Түбәндәге кушымталарны расларга:
    1.  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү өчен төзелгән Комиссия турында Нигезләмә;
    2. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү өчен төзелгән Комиссия составы.
  3. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, 2020 нче елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу эшчәнлегенең максатларын, бурычларын һәм мөһимлеген яктыртуга юнәлдерелгән мәгълүмати-аңлату эшләре алып баруда Саба муниципаль районындагы дәүләт статистикасы органнары белгечләренә ярдәм күрсәтүне тәкъдим итәргә.
  4. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында һәм (http://saby.tatarstan.ru) адресы буенча Саба муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
  5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

Р.Н. Минниханов

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгының

20___ елның “_____” ___________ ________ номерлы карары белән

РАСЛАНДЫ

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында

2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны

үткәрү өчен төзелгән Комиссия турында

НИГЕЗЛӘМӘ

 

1.   Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү өчен төзелгән Комиссия (алга таба - Комиссия), “Саба муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм  аны үткәрү мәсьәләләрен хәл итү һәм җирле үзидарә органнарының килешенгән гамәлләрен координацияләү һәм тәэмин итү  өчен оештырылган.

2.  Комиссия үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә, “Бөтенроссия халык санын исәпкә алу турында” 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль законга, Федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм боерыкларына, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына һәм боерыкларына, Саба муниципаль районы норматив-хокукый актларына, Татарстан Республикасында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү өчен төзелгән Комиссия турындагы Нигезләмәгә, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

3.   Комиссиянең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

  • “Саба муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү, аны үткәрү буенча җирле үзидарә органнарының килешенгән гамәлләрен тәэмин итү;
  • Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү;

4.   Үзенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен Комиссия:

  • Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү барышын контрольдә тота;
  • Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерлекне һәм аның оператив нәтиҗәләре турындагы мәсьәләне карый;
  •  Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрүнең оештыру планын раслый;
  • түбәндәге мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрне карый:
  •  Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү эшенә төрле оештыру-хокукый формадагы оешмаларны җәлеп итү;
  • тиешле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә яшәүче гражданнарны, халык турында мәгълүмат җыюга, шулай ук халык турында белешмәләрне эшкәртүгә җәлеп итүне оештыру;
  • Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча Россия Федерациясе тапшырган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру;
  • халык турында мәгълүмат җыюга җәлеп ителә торган затларны укыту һәм эшләү өчен яраклы җиһаз һәм элемтә чаралары булган, саклана торган биналар белән тәэмин итү;
  • исәпкә алу кәгазьләрен һәм Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның башка документларын саклау өчен саклана торган биналар булдыру;
  •  2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү өчен кирәкле транспорт чараларын, элемтә чараларын бирү;
  •  2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү эшләрен башкару өчен,  аларның ресурсларыннан һәм биналарыннан файдалану максатында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен җәлеп итү, шул исәптән Интернет челтәрендә халык санын исәпкә алуда катнашу өчен дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталына керү мөмкинлеген бирү;
  • халык турында мәгълүмат җыючы затларның иминлеген, исәпкә алу кәгазьләренең һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу буенча башка документларының сакланышын тәэмин итүне оештыру;
  • гражданнарның коммерцияле булмаган берләшмәләренә, торак комплексларның ябык территорияләренә керү мөмкинлеген тәэмин итүне оештыру һ. б.;
  •  2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга кагылышлы басма агитация материаллары урнаштыру өчен махсус җиһазландырылган урыннар бүлеп бирү;
  •  интернет челтәренең дәүләт хезмәтләре Бердәм порталында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен  халык санын исәпкә алуда катнашуга җәлеп итү;
  • җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, төзелеш төрен (торак һәм торак тулмаган) һәм бина баланста торган оешманың, предприятиенең исемен күрсәтеп, шәһәр һәм авыл торак пунктларында торак һәм торак булмаган фонд йортлары буенча  белешмәләр бирү; адрес исемлекләрен актуальләштерү һәм оештыру планнарын төзү өчен торак биналар саны һәм торак биналарда яшәү яки тору урыны буенча яшәүче һәм теркәлгән затлар саны турында белешмәләр бирү;
  • “Бөтенроссия халык санын исәпкә алу турында» 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы 3 пункты нигезендә, торак, торак-эксплуатация оешмалары, идарә оешмалары һәм компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре, торак һәм торак-төзелеш кооперативлары белән идарә итү органнары, вазыйфаи затлары дәүләт, муниципаль һәм шәхси торак фондындагы торак урыннары буенча халыкны теркәү исәбен (фатир карточкалары, йорт (фатир) китаплары) алып баручы җирле үзидарә органнары тарафыннан, яшәү урыны һәм тору урыны буенча теркәлгән кешеләр турында административ белешмәләр бирү;
  • 2020 нче елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү вакытында Саба муниципаль районы территориясендә мәгълүмати-аңлату эшләре уздыруны оештыру;
  • 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан физик һәм юридик затларны бүләкләүне оештыру.

5.   Комиссия  түбәндәге хокукларга ия :

- утырышларда Саба муниципаль районы буенча федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләренең 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү барышы турында мәгълүматын тыңлау;

  • Саба муниципаль районы буенча федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләрен, фәнни, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен билгеләнгән тәртиптә Комиссия эшенә җәлеп итәргә;

- комиссиягә йөкләнгән бурычларны хәл итү белән бәйле мәсьәләләр буенча, тәкъдимнәр эшләү өчен эш төркемнәре булдырырга.

6.   Комиссия составына Комиссия рәисе, рәис урынбасары, комиссия әгъзалары һәм сәркатип керә.

Комиссия рәисе Комиссия эшчәнлеге белән җитәкчелек итә, Комиссия утырышларының еллык планнарын раслый һәм Комиссия составын яңарту турында тәкъдимнәр кертә, аның утырышын алып бара.

Комиссия рәисе булмаган вакытта яки аның кушуы буенча рәис вазыйфаларын Комиссия рәисе урынбасары башкара.

7. Комиссия утырышлары, кирәк булган саен, әмма елга бердән дә ким тугел, үткәрелә, 2020 елда - еллык эш планнарына туры китереп, 3 тапкыр үткәрелә. Комиссия утырышлары аның әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашкан очракта тулы хокуклы санала. Комиссия әгъзалары  утырышларда алышыну мөмкинлегеннән башка катнаша.

 Комиссия әгъзалары һәм чакырылган кешеләр докладлар һәм өстәмә докладлар белән чыгыш ясый, фикер алышуларда тәкъдимнәр кертә, тикшерелә торган мәсьәләләрнең асылы буенча белешмә бирә алалар.

Комиссия утырышлары, тиешле мәгълумат саклау чараларына яздырылып, аудио- һәм видеоконференция режимында үткәрергә мөмкин.

8. Комиссия карарлары, утырышта катнашкан комиссия әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта, Комиссия рәисенең тавышы хәлиткеч булып тора.

 Комиссия карарлары Комиссия рәисе яисә аның утырышта рәислек иткән урынбасары кул куйган беркетмәләр белән рәсмиләштерелә.

 Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгы хәл итүче мәсьәләләр булган очракта, Комиссия билгеләнгән тәртиптә тиешле тәкъдимнәр кертә.

9. Комиссия компетенциясе кысаларында кабул ителгән карарлар, Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләрендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрүгә ярдәм итү максатыннан төзелгән Комиссияләр, Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары өчен мәҗбүри булып тора.

10. Комиссия эшчәнлеген туктату турындагы карар Саба муниципаль районы башлыгы тарафыннан кабул ителә.

11. Комиссия эшчәнлеген оештыру-техник яктан тәэмин итү  дәүләт статистикасы органнары Саба муниципаль районындагы белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

                                                                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгының

20___ елның “_____” ___________ ________ номерлы карары белән

РАСЛАНДЫ

 

 Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында

2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны

 үткәрү өчен төзелгән Комиссия составы

 

Минниханов Р.Н.

- Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы, Комиссия рәисе;

Сафин Р.И.

- Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте Территориаль органының Алабуга шәһәрендәге (Байлар Сабасы ш. т. п.) статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты, комиссия рәисе урынбасары (килешү буенча);

Сабирова А.М.

- Саба муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу мәсьәләләрен хәл итүче вәкил, комиссия секретаре (килешү буенча);

Комиссия әгъзалары

Закирҗанов Р.Р.

- Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары;

Кәримов М.Р.

- Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе;

Хисамиев К.Ф.

- Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының “Сайлаулар»” ДАС мәгълүмат белән тәэмин итү идарәсенең I разрядлы өлкән белгече (килешү буенча);

Сөнгатуллин Р.Р.

- ТР ТИБ” АҖ Саба бүлекчәсе җитәкчесе (килешү буенча);

Баһманова А.Р.

- Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе (килешү буенча);

Гафиятуллин А.Т.

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы (килешү буенча);

Исмәгыйлов И.Г.

– «Татмедиа» АҖ филиалының «Саба таннары» газетасы редакциясе мөхәррире-директоры (килешү буенча);

Мөбәрәкова А.Г.

- «Татмедиа» АҖ филиалының «Саба дулкыннары» ТРК директоры (килешү буенча)

 

- Авыл җирлеге башлыклары (килешү буенча)

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.07 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International