Саба муниципаль районы Башлыгының "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү турында" 2019 елның 19 нчы мартында чыккан 60-п номерлы карары

ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                     КАРАР                                                               

   _________________                                                                                     №_________

 

 

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү турында

 

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләү һәм югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрү максатларында

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Расларга:

  • 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча район комиссиясе (алга таба - Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча район комиссиясе) составын (теркәлә);
  • 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын (теркәлә).

2. Җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына, район биләмәсендә урнашкан предприятие, учреждение һәм оешмаларга 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар әзерләү һәм үткәрүне, “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы” үтәлешен тәэмин итүне һәм чаралар планының үтәлеше турында район социаль яклау бүлегенә 2019 елның 14 маена мәгълүмәт бирүне тәкъдим итәргә.

3. Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча район комиссиясенә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча чыгымнар сметасын төзергә.

4. Муниципаль район Башкарма комитетына 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү планын тормышка ашыру буенча тиешле эш оештырырга.

5. Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү чараларын үткәрүгә акча чыганаклары табуны тәкъдим итәргә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримовка йөкләргә.

 

                                                        

     Саба муниципаль

    районы    Башлыгы                                                                      Р.Н. Минниханов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РАСЛАНДЫ

Саба муниципаль

районы Башлыгының

_______ ел ______ номерлы

карары белән

 

 

 

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча район комиссиясе составы

 

Кәримов М.Р.

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, комиссия рәисе;

Хуҗин М.М.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы  социаль яклау бүлеге начальнигы, комиссия рәисе урынбасары (килешү буенча);

Комиссия әгъзалары:

Баһманов М.М.

муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге начальнигы;

Гәрәев А.Н.

Шәмәрдән авыл җирлеге Башлыгы (килешү буенча);

Гарипов И.Р.

муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы;

Заһидуллин Р.Ф.

муниципаль район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы;

Закирҗанов Р.Р.

Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары;

Закиров Ф.Ф.

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары Хәрби комиссары (килешү буенча);

Исмәгыйлов В.Ш.

Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге начальнигы (килешү буенча);

Исмәгыйлов Р.Г.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба таннары” гәҗите редакциясе редакторы-директоры (килешү буенча);

Мөбәрәкова Ә.Г.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба дулкыннары” директоры (килешү буенча);

Нигамәтҗанова Г.Р.

Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы профсоюзының Саба район оешмасы (килешү буенча);

Сабиров Р.Х.

Саба район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе (килешү буенча);

Сөнгатов Ш.А.

Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе;

Хәсәнов Р.М.

Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары (килешү буенча);

Шакиров И.Ф.

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе начальнигы;

Йосыпов М.Р.

“Саба үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы (килешү буенча);

Якупова Ф.Ш.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе начальнигы (килешү буенча)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РАСЛАНДЫ

Саба муниципаль

районы Башлыгының

_______ ел ______ номерлы

   карары белән

 

 

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү П Л А НЫ

 

№ п/п

Чараның исеме

вакыты

Җаваплы башкаручы

1

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы символикалы урам рекламасы урнаштыру

15.04.2019 кадәр

җирле үзидарә органнары

2

Җиңү көненә торак пунктларны төзекләндерү һәм бәйрәмчә бизәү

30 апрельгә кадәр

җирле үзидарә органнары

3

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларына кагылышлы мемориаль корылмаларны (һәйкәлләр, мемориаль такталар һәм Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстлары, обелисклар, стеллалар, Мәңгелек утлар, истәлек ташлары, мемориаллар) ремонтлау-яңарту эшләре башкару, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөртүче урам һәм  мәйданнарны төзекләндерү

апрель

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – муниципаль район Башкарма комитеты), җирлекләрнең җирле үзидарә органнары

4

Район үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендәге Мәңгелек ут һәм җирлекләрнең административ үзәкләрендәге һәйкәл-обелискларда Мактаулы каравыл оештыру

08.05.-09.05.2019

 

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе (алга таба - мәгариф идарәсе),

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары Хәрби комиссариаты (алга таба – Хәрби комиссариат)

5

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чаралар оештыру һәм үткәрү

Билгеләп үтелә торган вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан Саба  муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының бәйрәм чараларында катнашуын оештыру

08.05.-09.05.2019

 

 

 

 

 

Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча район комиссиясе

6

Районның торак пунктларындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументларына веноклар салу

08.05.-09.05.2019

 

муниципаль район Башкарма комитеты,

Хәрби комиссариат, җирле үзидарә органнары,

район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары

7

Бөек Ватан сугышы ветераннарының  социаль паспортларын алып бару һәм үз вакытында актуальләштерү буенча эшне дәвам итү

ел дәвамында

җирле үзидарә органнары,

социаль яклау бүлеге, “Саба үзәк район  хастаханәсе”  дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (алга таба – “Саба үзәк район  хастаханәсе”,

мәгариф идарәсе,

Саба район ветераннар (пенсионерлар) Советы (алга таба - район ветераннар Советы)

8

Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгын мәңгеләштерү, халыкның фидакарьлеге һәм героизмы турындагы истәлекләрне саклау, шулай ук яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан районда “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясен үткәрү

08.05.-09.05.2019

 

мәгариф идарәсе,

“Татмедиа” АҖ филиалы “Саба таннары” гәҗите редакциясе (алга таба – “Саба таннары гәҗите редакциясе”),

район ветераннар Советы,

Хәрби комиссариат

9

Саба муниципаль районы делегациясенең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашуында катнашуын оештыру

май

муниципаль район Башкарма комитеты,

социаль яклау бүлеге

10

Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) тол хатыннарының торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча рейдлар оештыру һәм аларга кирәкле ярдәмне күрсәтү

апрель-май

социаль яклау бүлеге, җирле үзидарә органнары,

мәгариф идарәсе,

район предприятиеләре һәм учреждениеләре

11

“Безнең кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар акциясе кысаларында “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автоном социаль яклау учреждениесендә яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының яшәү шартларын яхшырту буенча  чаралар оештыру

апрель-май

муниципаль район Башкарма комитеты,

социаль яклау бүлеге

12

Фашист концлагере тоткынының, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучыларының өйләрендә булу

11.04.-

29.04.2019

муниципаль район Башкарма комитеты,

социаль яклау бүлеге, җирлек башлыклары, мәктәп администрацияләре, район ветераннар Советы

13

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты исеменнән азык-төлек җыелмаларын тапшыру

18.04.2019

социаль яклау бүлеге, җирле үзидарә органнары

14

Мәктәп укучылары тарафыннан мемориаль урыннарны, обелиск, һәйкәлләрне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен җыештыру, тәртипкә китерү эшен оештыру

апрель-май

мәгариф идарәсе,

социаль яклау бүлеге,

җирле үзидарә органнары

15

Диспансеризацияләү турында Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, шул исәптән район сәламәтлек саклау медицина учреждениеләренең мобиль табиблык бригадалары катнашында   диспансеризацияләүне үткәрү:

- Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларга тиңләштерелгән  гражданнар категорияләрен;

- “тыл хезмәтчәннәре” категория-сендәге гражданнарны

апрель

 

 

 

апрель- декабрь

 

“Саба үзәк район  хастаханәсе”

16

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив-хокукый документлары нигезендә финанслауның бүленгән күләме кысаларында Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм ветераннарын һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарны бушлай рецептлар буенча ташламалы дару препаратлары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр белән тәэмин итүне булдыру

ел дәвамында

“Саба үзәк район  хастаханәсе”, аптекалар

17

Мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына  һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарга, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүдә булганнарга, дару препаратларын һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне өйгә китереп бирү практикасын киңәйтү

ел дәвамында

фельдшер-акушерлык пунктлары,

җирле үзидарә органнары

18

Медицина күрсәтмәләре булганда санатор-курорт дәвалавына юллама бирү буенча социаль хезмәт алудан баш тартмаган Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм  катнашучыларын, тыл хезмәтчәннәрен беренче чиратта санатор-курорт дәвалавы  белән тәэмин итү

ел дәвамында

социаль яклау бүлеге

19

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлекләре һәм инвалидларны реабилитацияләү үзәкләренә Бөек Ватан сугышы ветераннарын ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен максатчан заездлар оештыру

27.04-11.05.2018

 

Саба муниципаль районы “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (алга таба – “Балкыш” комплекслы үзәге,

җирле үзидарә органнары

20

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 74 еллыгына багышланган җиңел атлектика кроссы

 

05.05.2018

 “Сабантуй” ат спорты комплексына керү юлы

Саба муниципаль районы  Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге (алга таба - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге)

21

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 74 еллыгына багышланган “Җиңү!”, “Яшь армиячеләр, алга!”, “Аҗаган”, “Ватанның тугры уллары” хәрби-спорт уеннары үткәрү

февраль-май

яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге,

“Байлар Сабасы ш.т.б. волонтеры” иреклеләр үзәге

22

“Призывник көне” чарасын үткәрү

01.05.-09.05.2019

муниципаль район Башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге,

 Хәрби комиссариат

23

Урта мәктәпләрнең 10 нчы сыйныф, “К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты” һәм “Саба аграр көллияте” укучылары белән 5 көнлек укыту-кыр җыеннарын оештыру һәм үткәрү

15.05.-17.05.2019

мәгариф идарәсе,

мәгариф учреждениеләре

24

“Ветеранга ярдәм ит” акциясендә катнашу

23.04.-29.04.2019

Социаль яклау бүлеге, җирле үзидарә органнары,

“Саба үзәк район  хастаханәсе”,

мәгариф идарәсе,

район ветераннар Советы,

“Байлар Сабасы ш.т.б. волонтеры” иреклеләр үзәге,

25

“Георгий лентасы” акциясендә катнашу

01.05.-09.05.2019

муниципаль район Башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

26

“Һәйкәлгә юл” акциясе

01.05.-09.05.2019

мәдәният бүлеге

27

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль сугышларда катнашучыларга ярдәм итү өчен “тимурчылык хәрәкәте”, волонтерлар отрядлары эшчәнлеген оештыру

Ел дәвамында

 

мәгариф идарәсе,

“Байлар Сабасы ш.т.б. волонтеры” иреклеләр үзәге,

 “Саба аграр көллияте” урта һөнәри белем дәүләт автоном белем учреждениесе (алга таба – “Саба аграр көллияте”)

28

“2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында район музеенда, районның уку йортларындагы музей бүлмәләрендә һәм сугышчан хезмәт даны почмакларында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан экспозицияләрне һәм күргәзмәләрне яңарту һәм тулыландыру

ел дәвамында

мәдәният бүлеге,

мәгариф идарәсе

29

Тематик китап күргәзмәләре оештыру

ел дәвамында

мәдәният бүлеге,

“Саба үзәкләштерелгән китапханә системасы (Ә. Кәримуллин исемендәге район китапханәсе”) (алга таба – район китапханәсе)

30

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында материаллар җыю һәм альбом булдыру

ел дәвамында

район ветераннар Советы,

мәгариф учреждениеләре

31

Барлык мәгариф учреждениеләрендә укучы яшьләр арасында:

  • Бөек Ватан сугышы елларында илнең героик үткәнен  чагылдырган фәнни, иҗади эшләр конкурслары үткәрү,
  • укучыларның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуларын оештыру,
  • укучыларның район музеенда һәм музей бүлмәләрендә булуын оештыру

апрель-май

мәгариф идарәсе,

җирле үзидарә органнары

32

“Урман утырту көне” Республика акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең агач утыртуын оештыру

апрель-май

“Саба урман хуҗалыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,

“Байлар Сабасы ш.т.б. волонтеры” иреклеләр үзәге, җирле үзидарә органнары

33

Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт ветераннары өчен круизлар оештыру

май

социаль яклау бүлеге, җирле үзидарә органнары,

район ветераннар Советы

34

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне хөрмәтенә районның торак пунктларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау (котлау открыткалары, матди ярдәм акчасы тапшыру)

05.05.-09.05.2019

 

муниципаль район Башкарма комитеты,

социаль яклау бүлеге, мәдәният бүлеге,

Хәрби комиссариат, районның җирле үзидарә органнары

35

Хезмәт коллективларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү

05.05.-09.05.2019

 

район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре

36

Район Хәрби комиссарының Бөек Ватан сугышы ветераннары белән берлектә мәктәп, гимназия, лицей укучылары алдында чыгышын оештыру

май

Хәрби комиссариат,

мәгариф идарәсе,

мәдәният бүлеге

37

Ветераннарның Саба районы халкының Бөек Ватан сугышы тарихы белән һәм фронттагы һәм тылдагы батырлыклары белән бәйле булган хатирәләре һәм документлар архив-базасын (видео-, аудиоматериаллар) тулыландыру эшен дәвам итү

ел дәвамында

җирле үзидарә органнары,

“Татмедиа” АҖ филиалы “Саба дулкыннары” ТРК (алга таба – “Саба дулкыннары” ТРК),

“Саба таннары” гәҗите редакциясе

38

74 еллыгын бәйрәм итү турында видеофильмнар, фотоальбомнар булдыру

01.05-

15.05.2019

муниципаль район Башкарма комитеты,

җирле үзидарә органнары,

“Саба дулкыннары” ТРК, “Саба таннары” гәҗите редакциясе

39

Җирле теле- һәм радиоканалларда, җирле вакытлы матбугатта якташларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы турында тапшырулар һәм язмалар оештыру

ел дәвамында

җирле үзидарә органнары,

“Саба дулкыннары” ТРК, “Саба таннары” гәҗите редакциясе

40

Җирле теле- һәм радиоканалларда, җирле вакытлы матбугатта,  муниципаль район һәм район учреждениеләре сайтларында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итүне әзерләү һәм бәйрәм итү чараларын яктыртуны, героик-патриотик темага материаллар  бастырып чыгаруны оештыру

16.04.-10.05.2019

 

“Саба дулкыннары” ТРК, “Саба таннары” гәҗите редакциясе

41

Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлауларны район гәҗите битләрендә урнаштыру, “Саба дулкыннары” җирле телерадио-компаниясе аша трансляцияләү

май

мәдәният бүлеге,

район ветераннар Советы,

җирле үзидарә органнары,

“Саба дулкыннары” ТРК, “Саба таннары” гәҗите редакциясе

42

“Солдатлар – җитез егетләр " уен- конкурс программасы

июнь

“Кояшкай” сәламәтләндерү лагеры,  1 смена

43

Өйдә социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Саба районының истәлекле урыннары буенча экскурсияләр үткәрү

Май

социаль яклау бүлеге,

район ветераннар Советы

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 5.20 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International